Министрлык турында

Министрлык турында нигезләмә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәсьәләләре» турында, үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 ел, 1 ноябрь, 517 нче карары; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 ел, 29 декабрь, 661 нче карары; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 ел, 1 март, 87 нче карары; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 ел, 21 апрель, 198 нче карары; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 ел, 9 июнь ае, 293 нче карары; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 ел, 18 май, 196 нче карары; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 ел, 15 июль, 509 нче карары; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 ел, 27 гыйнвар, 46 нче карары; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 ел, 31 октябрь, 909 нче карары; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 ел, 18 гыйнвар, 25 нче карары; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 ел, 24 декабрь, 1139 нче карары)

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы дәүләт сәясәтен үткәрә һәм архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш өлкәсе, төзелеш материаллары сәнәгате, Татарстан Республикасының торак һәм коммуналь хуҗалык  өлкәләре белән идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыра, шулай ук, закон белән каралган очракларда, Татарстан Республикасының бүтән башкарма хакимияте органнарының күрсәтелгән өлкәләрдәге эшчәнлеген координацияли.


Министрлыкның төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

  • архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру;
  • Татарстан Республикасында төзелеш һәм торак-коммуналь комплексларын үстерү стратегиясен һәм төп юнәлешләрен билгеләү;
  • Министрлыкның билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендә тармакара координацияләү эшен гамәлгә ашыра.


Министрлык түбәндәге төп функцияләрне башкара:

  • архитектура эше белән идарә итә;
  • тапшырылган вәкаләтләр чигендә шәһәр төзелеше белән идарә итә;
  • Татарстан Республикасы территориясендә гидротехника корылмаларының (ГТК) куркынычсызлыгы белән идарә итә, муниципаль мөлкәттәге гидротехника корылмаларының куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләрдән тыш;
  • төзелеш материаллары сәнәгате белән эш итә;
  • төзелеш белән идарә итә;
  • гражданнарның торакка хокукларын тәэмин итү һәм кулланучыларга сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсе белән идарә итә;
  • торак базарларын формалаштыру, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен шартлар тудыра;
  • гражданнарның торакка булган хокукларын тәэмин итү өлкәсендә эш итә;
  • капиталь төзелеш объектларының төзелеше, үзгәртеп корылышы, ныклап төзекләндерелүе өлкәсендә күзәтчелек итә;
  • халыкны торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә, гражданнарның һәм дәүләтнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре тәэмин ителүне тикшереп тора;
  • Татарстан Республикасының дәүләт мөлкәтенә караган торак фонды белән идарә итә;
  • Татарстан Республикасы территориясендә җирле үзидарә органнарының шәһәр төзелеше турында законнарны үтәвен тикшереп тору өлкәсендә Российской Федерациисе вәкаләтләрен тормышка ашыра.
  • законнарга туры китереп, Татарстан Республикасында төзү, үзгәртеп кору һәм ныклап төзекләндерү эшләренең смета бәяләрен билгеләү өчен смета нормативларын эшләүне һәм раслауны тәэмин итә. 

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының миссиясе

Министрлыкның төп миссиясе, кешенең яшәеше һәм җәмгыятьне тотрыклы үстерү өчен уңай булган тирәлекле өлкә формалаштыру, сәнәгать һәм торак төзелешен үстерү, уңайлыклы торактан файдалану мөмкинлеген арттыру, шулай ук күрсәтелүче коммуналь хезмәтләрнең ышанычлы һәм сыйфатлы булу дәрәҗәсен арттыру юлы белән, төбәкне социаль-икътисадый яктан үстерүдән гыйбарәт.


 Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры -  Марат Мансур Улы Айзатуллин 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 30 декабре, 14:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International