«Салават Күпере»ндә чираттагы йорт кулланышка тапшырылды

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Казанның иң яңа микрорайонындагы яңа торакка бүген 255 татарстанлы күчте. Фатир ачкычлары тузган торак, социаль ипотека программасында катнашучыларга, яшь гаиләләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, грант алучы медицина хезмәткәрләренә тапшырылды. «Без әлеге микрорайон төзелешен төгәллибез. Ел ахырына кадәр 2017 ел программасында катнашучылар тораклы булачак. Тәртип саклау өчен 13 нче микрорайонда полиция бүлеге төзибез», — дип мөрәҗәгать итте халыкка Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин. Бүген бөтен микрорайон буенча тышкы урам утлары кабыначак. Яңа торакка күчүчеләрне шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов һәм Төзелеш министрлыгының төзелеш үсеше идарәсе башлыгы Динар Сәгъдәтуллин котлады. Подрядчы оешма җитәкчесе Ленар Григорьев белдерүенчә, аның оешмасы өчен әлеге йорт Казанда төзелгән йортлар арасында беренче булган, әмма соңгысы да түгел. «Салават Күпере»ндә «Строитель+» тагын ике объектта эшли. Кечкенә балалы гаиләләр өчен биредә кыенлыклар булмаячак. Тиздән йортның беренче катында шәхси балалар бакчасы эшли башлый. Якын арада әлеге йорт каршында тагын 425 гаиләгә исәпләнгән йорт тапшырылуга әзерләнә. Яңа торакка социаль ипотека программасы буенча 191 гаилә, тузган торактан 214 гаилә, 18 табиб, бер күп балалы гаилә һәм Икенче Бөтендөнья сугышы ветераны күчәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International