ТР төзелеш министрлыгы: социаль өлкәсенең авылда үсеше

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Күп кенә торак пунктлар өчен кибетләр авыл җирендә иҗтимагый тормыш үзәге булып тора. Әмма, кызганычка каршы, шәхси инвесторлар халык саны кимендә 100 кеше торак пунктларында заманча сәүдә һәм көнкүреш инфраструктурасын  үстерергә әзер түгел. Социаль юнәлештәге тармакка ярдәм күрсәтү өчен , 2017 елда беренче тапкыр авыл торак пунктларында «Блок-модульле сәүдә объектлар төзелеше  һәм аларны җиһазлар белән җиһазландыру» (Авыл кибетләре) программасы башкарылды. Татарстан Республикасы 31 муниципаль берәмлектә  53 объект төзелгән. Финанслау күләме  83, 95 млн. сум тәшкил иткән. Шулай ук блок-модульле төзелеш технологиясе буенча республикада, фельдшер-акушерлык, тармак ветеринария пунктлары, табиблык амбулаториясе һәм патологоанатомия бүлеге төзелә. Әлеге республика программалары ярдәмендә, авылда социаль өлкәсе үсә, район яшәүчеләре өчен тормыш шартлары тудырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International