Республиканың муниципаль архивларын капиталь ремонтлауга 2017 елда 50 миллион сум акча тотылды. Әлеге программа 2017 елдан тормышка ашырыла башлады. Ел дәвамында 17 муниципаль архив төзекләндерелде. 2018 елда тагын 19 муниципаль архивта ремонт үткәрү планлаштырыла. Быел да әлеге программаны финанслау узган елгы дәрәҗәдә калачак.