Владимир Кудряшев Республикасы Дәүләт архивының капиталь ремонтланган бинасында булды

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа төзекләндерлегән Татарстан Республикасы Дәүләт архивы бинасын карады (Казан, 8 Март ур, 5а). 

Дәүләт архивы территориясендә ике бина урнашкан - биш катлы 1970 елда төзелгән бина һәм ике катлы лаборатор корпус. 

Рөстәм Миңнеханов биш катлы бинаны карады, анда аңа уку залын, анда җәелдерелгән күргәзмәне һәм башка архив бүлмәләрен күрсәттеләр. Кунаклар шулай ук архив белгечләре бүлмәләрен дә карады. 

Капиталь ремонт кысаларында бинада тулысынча инженер-техник челтәрләр алыштырылган, лифтлар яңартылган, бина диварлары керамик гранит белән тышланган. Төзекләндерү эшләренә 293,5 млн. сум акча бүлеп бирелгән иде. 

ТР Президентына аңлатмаларны ТР Дәүләт архивы рәисе Ирада Әюпова биреп барды. 

Шулай ук төзекләндерелгән бинаны Россия Федерациясе Федераль архивы агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының урынбасары Владимир Кудряшев, ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин карадылар. 

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International