Татарстанда амбулатор-поликлиника учреждениеләре капиталь ремонты 114 объектның 101 ндә алып барыла

2018 елның 11 августы, шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонталу барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фзйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Капиталь ремонтлау программасында 2018 елда 43 муниципаль район катнаша (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан кала). Бу 5,3 млн. кв. метрлык 995 күп фатирлы йорт. 

9 август көненә 995 күп фатирлы йорттан 968 буенча электрон аукционнар үткәрелгән, подряд оешмалар билгеләнгән. 840 күп фатирлы йорт буенча килешүләр имзаланган. 

Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау буенча Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 9 август көненә 16 муниципаль районнан тугызында эшләр алып барыла. Ике атнада динамика - 5,7 %. Җиде объектта эшләр тәмамланган. Барлык коррекцион мәктәпләрдә дә төзекләндерү эше бара, ике атнада динамика - 12,4 %. 72 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында эш бара, динамика ике атнада - 9 %. 22 объектта эшләр тәмамланган. 

Республикада ресурс үзәкләрне капиталь ремонтлау эше дә бара. Программаны финанслау күләме - 681,38 млн. сум. 11 профессиональ белем бирү оешмасында ремонт планлаштырыла. 9 август көненә бөтен объектта да эш бара. Ике атнада динамика - 6,8 %. 

Мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программасын финанслау күләме - 342,975 млн. сум. 9 август көненә эшләр 26 объектта бара (планда - 42 объект). Ике атна динамикасы - 3 %. 16 объектта эшләр тәмамланган. 

Яшүсмер клубларын капиталь ремонтлау һәм аларның материаль базасын ныгыту программасы буенча республикада 8 объектта эш бара, 20 объектта эшләр тәмам (2018 елда барлыгы планга 28 яшүсмерләр клубалыр кергән иде). 

Шулай ук 9 август көненә социаль хезмәт күрсәтү объектларының 26 сында эш бара, ике атна динамикасы - 3 %, 8 объектта эшләр тәмам (барлыгы планда 34 учреждение иде). 

Татарстан Республикасында яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы кысаларында 6 бинаны төзекләндерү карала, ике атнада динамика - 7,6 %. Бер объектта эшләр тәмамланган. 

Татарстан Республикасында амбулатор-поликлиника учреждениеләре капиталь ремонты 114 объектның 101 ндә алып барыла. Финанслау күләме - 3 195,72 млн. сум. Ике атна динамикасы - 4,8 %. Биш объектта эшләр тәмамланган. 

Ирек Фәйзуллин авыл хуҗалыгы объектларын капиталь ремонтлау барышы турында да хәбәр итте. 

2018 елда 64 машина-тракторлар паркын капиталь ремонтлау, 128 орлык чистарту комплекслары, ашлык саклау объектларын капиталь ремонтлау, 232 сыер абзарын, 11 яшелчә саклау объектын капиталь ремонтлау, 123 силос-сенаж траншеясын төзү карала. 

2018 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" өстенлекле проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2 млрд. сум бүлеп бирелгән, Россия Федерациясе бюджетыннан  - 644 млн. 108,9 мең сум, барлыгы - 2 млрд. 655 млн. 108,9 мең сум. ТР муниципаль районнарында 58 иҗтимагый киңлек объектын төзекләндерү карала (28 парк, 16 яр буе һәм пляжы, 6 урам, 3 сквер, 4 бульвар һәм бер мәйдан). Шулардан 12 объект республика бюджеты акчасына, 46 объект - федераль һәм республика бюджетыннан. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International