Татарстан Республикасында 2 млн. 146 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 400 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 16 млн. 508 мең сумлык 418 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.  

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 7 декабрьгә республикада 2 млн. 146 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, бу планның 89,3%ы. 17 муниципаль берәмлектә план үтәлгән. 

Социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына 348,2 мең кв. метрда 6 мең 169 фатирлык 192 йорт буенча хисап тапшырган. Инвестицион программа буенча 50 төзелеп килүче объекттан 37объект әзер диярлек, 13 объект – уртача әзерлектә. 

Аренда торагы программасы буенча 512 фатирлык 149 торак йорт файдалануга тапшыру каралган. Бүгенгә 7 муниципаль берәмлектә 117 йорт эксплуатациягә кертелгән. 

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 5 ветеран өчен 3 торак йорт төзелә. Барлык объектлар да әзер диярлек.

2018 елда яллау шартнамәләре буенча 297 ятим балага торак урыны бирү каралган. Ноябрьдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ДТФ ятим балалар өчен 78 торак урынын милеккә сатып алу турында контракт төзегән. Бүгенгә 297 торак урыныннан 169ына яллау шартнамәсе төзелгән, 30 торак урынына ДТФ милке хокукы теркәлгән, 96 тоак урыны буенча сатып алу алды гамәләре үткәрелә, 2 торак урын  урнашкан йорт эксплуатациягә кертелмәгән әле.

2018 елда гражданнарның аерым категорияләренең торак шартларын яхшыртуга дип бүленгән бюджет чаралары чикләрендә 167 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган: 45 күп балалы гаилә, 67 яшь гаилә. Бүгенгә сертификатлар барлык күп балалы гаиләләргә дә, яшь гаиләләргә дә  рәсмиләштерелгән. 

Күп фатирлы инвестицион торак төзү программасы буенча 120 йорттан  бүгенгә 108 объект эксплуатациягә кертелгән. Калган 12 объект шулай ук төзелеп беткән, аларны эксперт хезмәтләре тикшерә.

Аз катлы төзелеш кысаларында республика буенча пландагы 8 мең 170 йорттан 7 мең 995 объект эксплуатациягә кертелгән, бу – планның 98%ы.

Авыл клублары төзү программасы буенча бүгенгә эшләр 26 объектта тәмамланган. Бүгенгә 2 клубта эшләр дәвам итә, үтәлгән эшләр күләме 99%. 

Ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә капиталь ремонт буенча эшләр тулысынча төгәлләнгән (46 объект).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International