Татарстанда 831 күп фатирлы йортка капиталь ремонт тәмамланган

2018 елның 15 декабре, шимбә

Торак комплексы объектларына һәм социаль-мәдәни өлкә объектларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру турында бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, бүгенгә Татарстанда 974 күп фатирлы йорттан 831ендә капиталь ремонт тәмамланган. Шулардан инспекция 705 йортны кабул иткән. Программа үтәлешенең гомуми күләме 94%.

Гомуми белем оешмаларына капиталь ремонт кысаларында программа үтәлеше 99,5%ка җитә. 88 объектта эшләр тәмамланган.

Мәдәни объектларга капиталь ремонт  буенча эшләр14 декабрьгә Чаллыда бер объектта дәвам итә, үзләштерү - 99%. 41 объектта эшләр төгәлләнгән.

Амбулатор-поликлиника учреждениеләрен яңарту дәвам итә. Бүгенгә ремонт 53 поликлиникада тәмамланган. 57 объектта эшләр график буенча бара. Программа үтәлеше  90,7% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International