Иске Чүпрәле авылында «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Объектның гомуми мәйданы 1,5 мең квадрат метрдан артык. Бүген, 20 февральдә, республиканың Чүпрәле районында «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Комплекс төзелеше ике ел элек – 2017 елның апрелендә башланган иде. Төзелеш өчен акча федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелде. Объектның гомуми мәйданы 1,5 мең квадрат метрдан артык. Комплекс эчендә баскетбол, волейбол, бадминтон һәм теннис уеннары өчен 18 х 30 метрлы спорт залы урнашкан. Икенче катта өстәл теннисы өстәлләре белән Кече зал (6,5 х 13 метр) урнашкан. Комплекс шулай ук өч чишенү бүлмәсе һәм тренер бүлмәсе белән җиһазландырылган.

https://www.tatar-inform.ru/news/2019/02/20/643022/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International