ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 1 млн. 255 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 51,8%ы

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

13 июньгә республикада 1 млн. 255 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 51,8%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 574 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 635 мең сумлык 144 карар чыгарылган.  Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 566 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган.  

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. 2019 елның 13 июненә статистика органнарына гомуми мәйданы 119,4 мең кв. метр булган 2 мең 69 фатирлык 45 йорт буенча хисап тапшырылган: 60 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә – 19, 41ендә эшләр күп әле.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, министр хәбәр иткәнчә, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 132 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Шул исәптән 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаиләгә дә сертификатлар рәсмиләштерелгән. Шулардан 21 чернобыльчегә һәм 18 мәҗбүри күченүчегә һәм 1 Ерак Төньяктан мәҗбүри күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән. Моннан тыш, 54 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү карала.    

2019 елгы күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча бүгенгә 29  йорт әзер диярлек, 30ы – уртача әзерлектә, 4сендә эшләр күп әле.

Индивидуаль торак төзелеше өлешендә республика буенча пландагы 7 мең 325  йорттан 4 мең 171 объект гамәлгә кертелгән.    

14 июньгә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары (Советлары) биналарына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. 11 объектта эшләр оештырылган. 21 объектның 20сендә эшләр бара.

Республикада яслеле балалар бакчалары төзү буенча 2 объектта эшләр тәмамланган (Арча, Тукай районнары). 27 объектта төзелеш дәвам итә.  

Фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү программасы буенча 45 объектның 1сендә эшләр тәмамланган. Бүгенгә 9 табиб амбулаториясен төзү дәвам итә. 

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов та чыгыш ясады. Ул республикада юлларны ремонтлаганда ясалган норма бозулар турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов намуссыз подрядчыларга карата тиешле дисциплинар чара күрергә кушты. «Без яхшы юллар салырга тиеш, моңа бит шактый гына акча бүлеп бирелә. Барысын да җентекләп тикшерергә кирәк: асфальт-бетон катнашмасының сыйфатын да, кирәкле технологияләрне грамоталы үтәүне дә. Әгәр подрядчылар нормаларны бозалар икән, аларга җәзасын да бирергә кирәк. Бездә аның өчен штарфлар каралган. Бозылган нормаларны подрядчылар үзләре үк төзәтергә тиеш», - диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International