ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт 35,6%ка үтәлгән

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2019 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 35,6%ка үтәлгән. Барлыгы бу программа кысаларында 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йорт ремонтланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

Чара бер минут тынлыктан башланды. Бөек Ватан сугышы башлануга 78 ел тулу уңаеннан киңәшмәдә катнашучылар сугыш кырларында ятып калганнарны искә алдылар.  

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 20 июньгә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары (Советлары) биналарына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. 23 объектта эшләр оештырылган. 7 объектта эшләр тәмамланган. Барлыгы 31 объект.

Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре биналарына (урыннарына) капиталь ремонт һәм матди базаларын ныгыту программасына 9 бина кертелгән. 9 объектның 8сендә эшләр бара. Бер объектта эшләр төгәлләнгән.

Ирек Фәйзуллин яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт һәм матди базаларын ныгыту барышы турында да хәбәр итте. 21 объектта эшләр бара. Биш объект тапшырылган.  

20 июньгә Татарстан Республикасының 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә капиталь ремонт ясау каралган. 34 объектның 31ендә эшләр бара. Ике объектта эшләр тәмамланган.

Мәдәният объектларына капиталь ремонт дәвам итә. 40 объектның 35ендә  эшләр бара. 5 объектта эшләр тәмамланган.   

2019 елда 13 муниципаль архив бинасына капиталь ремонт планлаштырылган. 20 июньгә 13 объектның 10сында эшләр бара.

Ресур үзәкләренә капремонт буенча эшләр 15 объектның 14сендә оештырылган.

Министр хәбәр иткәнчә, республика мәгариф оешмалары биналарына   капиталь ремонт 29 гомуми белем мәкәтәбендә, 9 интернат мәктәптә һәм 112 мәктәпкәчә балалар оешмасында планлаштырылган. 20 июньгә 28 гомуми белем мәктәбендә эшләр бара. Бер объектта эшләр беткән. Шулай ук төзүчеләр барлык 9 интернат мәктәпне ремонтлауга керешкәннәр. 112 балалар бакчасыннан ремонт 109ында дәвам итә. Өч объектта эшләр тәмамланган.  

Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт 12 объектның 7сендә  бара. Өч объектта эшләр тәмамланган.   

20 июньгә 6 сәламәтлек саклау объектында капиталь ремонт бара, алар медицина җайланмалары һәм җиһазлар белән дә тәэмин ителәчәк. Өч объектта эшләр тәмамланган. 

Моннан тыш, хуҗалыкларның 14 ашлык амбарында, 11 сыер фермасында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе буйсынуындагы 22 учреждениедә  капиталь ремонт төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International