Рөстәм Миңнеханов Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча РФ Президенты каршындагы Советның президиум утырышында катнашачак

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.  Сәфәренең төп максаты - Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча РФ Президенты каршындагы Советның президиум утырышында катнашу. 

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләр буенча Россия Хөкүмәте карарларын башкару барышы турында сүз барачак, дип көтелә. 

Утырышта федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашачак. 

Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырачак. 

Утырышта РФ транспорт министры Евгений Дитрих, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин, Россия табигый ресурслар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International