Татарстан-Еврей автономияле өлкәсе: төбәкара элемтәләрне җайга салу

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Очрашуда һәр регионның үзенчәлекләрен исәпкә алып, торак-коммуналь өлкәне үстерү турында фикер алыштылар. Республиканың җылылык һәм энергия белән тәэмин итү, су үткәргеч - канализация хуҗалыгы өлкәсенә аерым игътибар бирелде. Дустанә делегация составында Еврей автономияле өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Кандель, Еврей автономияле өлкәсе Хөкүмәтенең тарифлар һәм бәяләр комитеты рәисе Галина Шлыкова, «Облэнергоремонт плюс» Еврей автономияле өлкәсе дәүләт предприятиесе директоры Алексей Сысолятин катнаштылар. Очрашуны ачып, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров тәкъдим ителгән тәҗрибә файдалы һәм эштә кулланыр, шулай ук куелган дәүләт бурычларын хәл итәргә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде. Ул шулай ук төбәкләр арасында турыдан-туры элемтәләрнең мөһимлеген ассызыклады. «Без теләсә нинди тема турында ачыктан-ачык һәм гадел фикер алышырга әзер. Без сезнең өчен барысын да эшли алабыз, ерак арага карамастан, теләсә нинди үтенечкә җавап бирәбез», - дип билгеләп үтте ул. Визит барышында делегация әгъзаларына торак-коммуналь комплекста эшләрнең торышы, шулай ук Татарстанда калдыклар белән эш итү системасын реформалауның барышы турында мәгълүмат бирелде. Кунаклар сораулар бирделәр, булган проблемаларны күтәрделәр. Очрашу ахырында яклар конструктив хезмәттәшлекне дәвам итүгә өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International