Илдус Насыйров Воронеж өлкәсе Хөкүмәтенең нәтиҗәлелек үзәге вәкилләре белән очрашу үткәрде

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Очрашуда Дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан төбәкара элемтәләрне җайга салу юнәлешендә чит ил партнерлары белән генә түгел, Рәссәй Федерациясенең барлык субъектлары белән дә актив эшли. Мәсәлән, тәҗрибә уртаклашу максаты белән республикага Воронеж өлкәсеннән нәтиҗәлелек үзәгенең дәүләт идарәсе процессларын оптимальләштерү бүлеге башлыгы Е.И. Сапронов һәм нәтиҗәлелек үзәгенең дәүләт идарәсе процессларын оптимальләштерү бүлегенең әйдәп баручы аналитигы Ю. А. Фирсова җитәкчелегендәге делегация килде. Сәфәр барышында воронежлылар башкарма хакимият органнары эшчәнлеген оптимальләштерү һәм автоматлаштыру өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә планлаштыралар. Очрашуны ачып, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров тәкъдим ителгән тәҗрибә эштә файдалы һәм кулланылыр, шулай ук куелган дәүләт бурычларын хәл итәргә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде. «Рәссәй Федерациясенең һәр субъектында үз үзенчәлекләре бар, кызыклы проектлар һәм казанышлар кебек үк, теге яки бу өлкәдә эшләнмәләр бар. Татарстан һәрвакыт хезмәттәшлек өчен ачык, булган тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашырга әзер», – дип ассызыклады министр урынбасары.

Визит барышында делегация әгъзаларына республиканың потенциалы турында, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш тармагындагы кайбер мөһим казанышлар турында мәгълүмат бирелде. Очрашуда катнашучылар шулай ук төрле мәсьәләләр, шул исәптән калдыклар белән эш итү системасын реформалаштыру һәм чистарту корылмаларын эксплуатацияләүгә кагылышлы законнарны үтәү турында фикер алыштылар. Татарстан ягыннан күп кенә мәсьәләләр буенча конкрет тәкъдимнәр кертелде. Чарада, шулай ук, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов, Татарстан Төзелеш министрлыгының калдыклар белән эш итү бүлеге башлыгы Диана Краснова, «ТР газификация, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды» ДКУ генераль директоры урынбасары Евгений Волков катнашты. Очрашу ахырында яклар киләчәк хезмәттәшлек турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International