Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Шәяхмәтов Руслан Камил улын бүләкләде. Рәхмәт «югары профессиональлек һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен» игълан ителде.