Рөстәм Миңнеханов WorldSkills чемпионатын ачуга багышланган матбугат конференциясендә: Илебез ярышларны беренче кат кабул итә һәм бу бик җаваплы

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында профильле мәгариф учреждениеләрендә алдынгы оешмалар белән эшче кадрлар әлезрләүче 37 ресурс үзәк булдырылды. 2020 елда аларның саны 41гә җиткереләчәк - оешмалар төбәкнең сәнәгать предприятиеләренә кадрлар резервын туплау өлкәсендә зур өлеш кертәләр. 

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ачуга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте. 

Матбугат конференциясендә шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, WorldSkills International президенты Саймон Бартли, “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) берлеге генераль директоры Роберт Уразов катнашты. 

Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, чемпионатта 56 компетенциядә 63 илдән 1351 конкурсант катнашачак. 

Татьяна Голикова сүзләренчә, якынча 250 мең кеше ярышларда тамашачы булыр дип көтелә. Чемпионатны уздыруда 80 илдән 3,5 волонтер катнаша. Ул хәбәр иткәнчә, һәр ил бу чараны идеяләр белән баетырга тырыша. Әйтик, Россия тәкъдиме буенча ярышларда беренче кат 13 яшьтән башлап мәктәп укучылары катнаша («ВорлдСкиллс Джуниор»). Шулай ук киләчәк һөнәрләре өлкәсендә ярышлар узачак (Future WorldSkills). 

Татьяна Голикова искәрткәнчә, махсус чемпионат өчен илдә иң эре күргәзмә үзәге - "Казан Экспо" - төзелде. Аның гомуми мәйданы - 269 мең кв. метр. 

Татарстан Президенты үз чиратында хәбәр иткәнчә, әлеге зур күләмле проект бөтен Россия өчен әһәмиятле чара. "Илебез әлеге хәрәкәтнең 60 еллык тарихында беренче кат кабул итә бу ярышларны, - диде ул. - Бу, беренче чиратта, бик җаваплы. Казанда үткәрелә торган һәр зур халыкара проект республикабыз һәм шәһәр үсешенә өлеш кертә". 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, нәкъ Татарстанда күпчелек инновацион проектларны гамәлгә ашыруны сынап карыйлар. 

"Бүген Татарстанда гамәлгә ашырыла торган бөтен проектлар республикада тормышны уңайлырак һәм рәхәтрәк итүгә юнәлдерелгән, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Россия җитәкчелегенә, WorldSkills International делегатларына 2015 елда Казанга дөнья чемпионатын уздыруны ышанулары өчен рәхмәтле. Махсус ярышлар өчен "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәге төзелде".

"Без Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Татьяна Голикова рәислегендә федераль оештыру комитетын булдыру һәм бөтен мәсьәләләрне федераль дәрәҗәдә оператив хәл итү өчен рәхмәтле. Чемпионат кына түгел, ә WorldSkills хәрәкәтенең эшче һөнәрләргә тәэсире дә кыйммәтле", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм катнашучыларга зур уңышлар теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International