Ирек Фәйзуллин 2019/202020 җылыту чорына әзерлек буенча VII Республика штабының җиденче утырышын үткәрде

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплексларын 2019/2020 ел җылыту чорына әзерләү буенча республика штабының җиденче утырышын үткәрде. 2018 елда Татарстанда җылылык бирү чоры 21 сентябрьдә башланды, 2019 елның 13 маенда тәмамланды. Республика буенча җылылык чоры озынлыгы 235 көн тәшкил итте. Утырыш кысаларында 2 сорау каралды: киләчәк ягулык чорының кышкы шартларында эшләүгә махсус техника, автотранспорт һәм тимер юллар әзерләү барышы турында, шулай ук берничә муниципаль оешма объектлары буенча Ростехнадзорның Идел буе идарәсе тарафыннан куелган 2019/2020 ел җылылык чорына әзерлек буенча кисәтүләрне бетерү турында мәгълүмат. Ирек Фәйзуллин беренче чиратта социаль өлкә объектларына – балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә, поликлиникаларга җылылык бирү кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International