Татарстан Республикасында 2 млн. кв. м. торак файдалануга тапшырылды, ягъни үткән елның шушы чорына карата 97%

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 371 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 14 млн. 194 мең сумлык 333 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 1 мең 170 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада төзелеш объектларында 2019 елның гыйнвар-ноябрь айларында 16 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 14 авыр очрак, 2 – үлем-китем (2018 елның шушы ук чорында 21 бәхетсезлек очрагы, шул исәптән 14 авыр очрак, 7 – үлем-китем).

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, 2019 елның 29 ноябренә республикада 2 млн. кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни үткән елның шушы чорына карата 97% тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. 29 ноябрьгә мәйданы 199,8 мең кв. метр булган 3 мең 557 фатирлык 96 йорт буенча статистика органнарына хисап тапшырылган (45%). 

Ирек Файзуллин торакны файдалануга тапшыру буенча җитди эш алып барган муниципаль берәмлекләрне атады, бу – Казан, Питрәч, Биектау, Лаеш, Тукаей, Зеленодольск муниципаль районнары.

2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 447 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган, шулардан: 309 ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала һәм шулар арасыннан булган затлар. Тагын 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 35 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү каралган.  

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2019 елда барлык төзелүче 32 объект та әзер диярлек.  

Индивидуаль торак төзелеше буенча республикада 992,9 мең кв. метрлы 7 мең 638 йорт эксплуатациягә кертелгән (планның 104,2%ы).

«Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» өстенлекле федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында республикада барлык объектларда да эшләр алып барыла. Программага 35 муниципаль райондагы 54 объект кертелгән (барлыгы 3 млрд. 273 млн. сум, 2 млрд. сумы – Татарстан Республикасы бюджетыннан, 1,273,2 млн. сумы – Россия Федерациясе бюджетыннан).

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, республиканың муниципаль районнарындагы 14 объект кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр федераль конкурсында җиңү яулаганннар (федераль бюджеттан җиңүчеләргә барысы 905 млн. сум акча бирелгән). Министр бу проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде (шул исәптән Алабуга, Алексеевск, Минзәлә, Кукмара һәм башка районнарында).

2019 елда Газлаштыру фонды 5 программа гамәлгә ашыра: «Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү», «Татарстан Республикасы торак пунктларында яктыртуны торгызу» «Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программалары тәмамланган, «Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында индивидуаль җылыту системаларына күчү отопления, БМК кую» программасы дәвам итә.   

Моннан тыш, 29 ноябрьгә 15 сыер һәм сарык фермасының 14ендә эшләр тәмамланган (Актаныш, Әлмәт, Кукмара, Лаеш, Нурлат, Тәтеш, Тукай, Ютазы районнары). 1 объектта эшләр дәвам итә.

Ирек Фәйзуллин «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр иткәнчә, аларда түбәндәге эшләр планлаштырылган: юлларны ремонтлау, тротуарларны ремонлау, тышкы яктылык җайланмалары урнаштыру, урындыклар һәм чүп чиләкләре кую, балалар өчен җайланмалар урнаштыру, өлешчә яшелләндерү.

Татарстан Республикасы Президенты тагын бер мәртәбә «Безнең ишегалды» программасына кергән күп фатирлы йортлар ишегалларын тәртипкә китерергә кушты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International