Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы карары белән Электрон мактау тактасына кертү өчен 15 дәүләт граждан хезмәткәре билгеләнде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан мактау тактасына министр урынбасары Гыймаев Илшат Сәхап улы кертелде. Исегезгә төшерәбез, дәүләт хезмәткәрләрен Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү өчен нигез булып түбәндәгеләр тора: аларның һөнәри казанышлары, инициативалары һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеше. Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасы Рәсми порталының «Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт» бүлегендә урнаштырылган.