Спас районының Болгар шәһәрендә Гордеев урамы буенча 5, 7, 9 санлы күпфатирлы торак йортларны тикшерү нәтиҗәләре буенча Чистай ЗТИ инспекторы идарәче оешма тарафыннан баскычлы урыннарны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: аерым-аерым урыннарда керамик плитәдән ясалган идән капламы җимерек. Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен идарәче оешма җитәкчесенә күрсәтмәләр бирелде.
2017 елда Татарстанда 146 оешманың капиталь ремонт планлаштырылган, шуларның 110 - балалар бакчалары һәм аларны ремонтлар өчен барлыгы 1,6 млрд.сум бирелгән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.
Мәйданы 227,9 мең кв. метрга, 4709 фатирга 15 йорт төзелә. 2017 елның 10 гыйнварыннан 119 күчмә штаб-киңәшмә үткәрелде. Объектта эшләүчеләр саны - 3097 кеше.
10 квартал («ГрэйтСтрой» ҖЧҖ 5 йорты) - 717 кеше;
11 квартал («Казан» Идел буе Төзелү Оешмасы ҖЧҖ 5 йорты) - 1154 кеше;
12 квартал («КГЭС» ҖАҖ 2 йорты) - 100 кеше;
12 квартал («Халык йорты» Идел буе Төзелү Компаниясе ҖЧҖ, «БарсЭлитСтрой» ҖЧҖ, «Төзүче+» ҖЧҖ 3 йорты ) - 1126 кеше.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев җитәкчелегендә һәм "АҖ СҖТ МИЗ "Алабуга" заказ бирүчесе, " Татинвестгражданпроект " проектлы институты һәм "Камгэсэнергострой" ҖАҖ һәм "Гидропромжилстрой" ҖЧҖ вәкилләре катнашында "Алабуга" МИЗының төзелеп килүче объектларының чираттагы күзәтүе үтте.