ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2017 ел
җомга

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин комиссия рәисе буларак Төзелештә икътисад һәм идарә институтының (КДАТУ) чыгарылыш квалификация эшләрен гавами яклавында катнашты.

Төзелеш министрлыгында Кыргызстан делегациянең Татарстан Республикасына килүе кысаларында Ирек Фәйзуллин һәм һәм Кыргызстан Республикасы хөкүмәте каршындагы архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы дәүләт агентлыгы директоры Абдиев Бактыбеков Абышевич танышу очрашуы узды. 

Мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгатен карау барышында, аның мөрәҗәгатендә бәян ителгән фактларны тикшерү һәм административ хокук бозу очрагын чикләү өчен, Чаллы зонасы торак инспекциясе, ирекле тәртиптә торак булмаган бинага кертү таләбе белән, милекчегә берничә мәртәбә хәбәрләмәләр җибәрде. Ләкин милекче тикшерү үткәрү өчен торак булмаган бинага керү мөмкинлеген тудырмады.Нәтиҗәдә, ЧЗТИ Чаллы шәһәренең Мәскәү проспекты буенча 138 номерлы йортның торак булмаган 1-7 биналарына керергә рөхсәт сорап, ТР Чаллы шәһәре судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Чаллы шәһәре суды дәгъваны канәгатьләндерде һәм торак булмаган бинаның милекчесен инспекторлык тикшерүен үткәрү өчен ЧЗТИ хезмәткәрләренә бинага керү мөмкинлеген тудырырга мәҗбүр итте.

Торак пунктларның территорияләрен, файдалы казылма ятмаларын һәм тау эшләнмәләрен төрле су басу күренешләреннән инженер саклау системаларын, объектларын һәм корылмаларын проектлаганда, шулай ук сейсмик районнарда, авыл хуҗалыгы һәм урман биләмәләрендә, табигый ландшафтларда инженер саклау корылмаларын проектлаганда исәпкә алынырга тиешле кагыйдәләр җыелмасының (СП 104.13330) актуальләштерелгән таләпләре гамәлгә керде.

21 июньдә Менделеевск шәһәре администрациясендә район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелеге астында уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ), укытучылары һәм студентлары катнашты. Баш архитекторы Равил Хәбиров, "Ушковские утрау" паркын төзекләндерү буенча планнарны тәкъдир итте. Очрашу барышында Менделеевскның иҗтимагый киңлекләр инфраструктурасын яңарту, стадион, чаңгы трассасы төзү, шулай ук мәдәни-күңел ачу комплексын оештыру сораулары хакында фикер алыштылар.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы хәбәр иткәнчә, 25 июнь көнне Салават Күпере" ТК беренче чиратта Ш-4 буенча йөрү мөмкин булмаячак, асфальт-бетон җәелгәнең түбән катламын ясаунда сәбәпле. Машина йөртүчеләрне игътибарлырак булырга сорыйбыз.

Бүген МИЗ "Алабуга" атналык киңәшмәсендә " Алабуга " МИЗ территориясендә сервислы металл үзәге (СМҮ)  төзү сораулары Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев җитәкчелегендә штабында каралдылар. Киңәшмә эшендә АҖ  "СҖТ МИЗ "Алабуга" заказ бирүчесе вәкилләре һәм “Татинвестгражданпроект” ДУП һәм подряд оешма - "Камгэсэнергострой" ҖЧҖ, "Гидропромжилстрой"катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International