ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгында Киров өлкәсеннән делегациясе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашу ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җитәкчелегендә узды. Чарада Киров өлкәсенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Игорь Редькин, КБО "Капиталь ремонт фонды" генераль директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Михаил Кузьмин, Киров өлкәсенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы инвестицияләр һәм капиталь ремонт бүлеге башлыгы Татьяна Барбакова катнаштылар. Киңәшмә барышында делегация вәкилләре билгеләп үткәнчә, аларга торак-коммуналь хуҗалыгы, парклар һәм иҗтимагый тирәлек төзекләндерү сораулары, шулай ук күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча тәҗрибә уртаклашу кызыклы. Очрашу ахырында яклар алга таба да хезмәттәшлекә өмет белдерделәр.

2017 елның 12-14 октябрь көннәрендә Иннополис шәһәрендә (Татарстан Республикасы) РФ төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештырылган I Рәсәй яшьләр архитектура биеннале беренче тапкыр узачак. Бу илнең яшь һәм иң технологик шәһәрендә яшь архитекторлар үзләренең уңайлы шәһәр өчен торак кварталлар идеяләрен күрсәтәчәкләр, шуларның иң яхшыларын абруйлы халыкара жюри махсус призлар белән билгеләп үтәр. Биеннале кысаларында дискуссияләр, презентацияләр, Рәсәй һәм чит ил экспертлары лекцияләре белән эшлекле программа, шулай ук беренче архитектура хакатон Arch City Hack узачак. Биеннале тәмамлангач, экспозицияне финалга кергән проектлары белән эре шәһәрләрендә күрсәтәчәкләр. Биеннале тәмамлангач, экспозиция Казанда, Мәскәүдә һәм башка эре шәһәрләрдә тәкъдим ителәчәк. Биеннале рәсми сайты  www.architectbiennale.ru

7 октябрьдә "Гостиный двор" күргәзмә комплексында "Архитектура 2017" XXV Юбилей Халыкара фестивале бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасы экспозициясе "Россия Төбәкләре" смотр-конкурсының "Иң яхшы архитектур практикалар" бүлегендә "Ашырылган проектлар" номинациясендә Көмеш билге премиясе исеменә лаек булган. Бу бүлектә Алтын билгесенә Мәскәү һәм Белгород өлкәсе ия булганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International