Котлау ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И. Э. Фәйзуллинга, Мәскәү Хөкүмәтендә шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча Мәскәү Мэрының Урынбасары М. Ш. Хөснуллиннан туган көне белән котлау.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының урынбасары Владимир Кудряшев Үзбәкстан Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашу үткәрде, аның кысаларында хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар. Чарада Ташкент өлкәсе хакимияте сәнәгать, төбәк икътисады һәм эшмәкәрлек үсеше мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рустамов Одилхон Бакиевич, һәм Ангрен, Бекабада, Алмалык, Янгиюль, Ахангаран шәһәрләре башлыклары катнашты. Очрашуның төп мәсьәләләре Татарстанда күп фатирлы йортларын идарә һәм асрау, энергияне сак тоту программаларын гамәлгә кертү, шулай ук төзелеш һәм архитектура өлкәсендә дәүләт программаларын тормышка ашыру турында иде. Очрашу барышында кунакларга төбәктә төзелеш тармагы һәм 2016 елда гамәлгә ашырылган программалары турында фильм -презентация күрсәттеләр.Чара тәмамланганнан соң делегация башлыгы Татарстаннан коллегаларына кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм арытаба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кыла. Төп максаты – мәгариф оешмаларын һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа күп фатирлы йортка күчү тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кысаларында аккумулятор батареяларын җитештерүче «Барс Технолоджи» заводын ачуда катнашты. Предприятие "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә ачылды.
Рәсәйнең төзелеш министрлыгында шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү мәгълүмат системасын (ШТЭТМС) алып бару гомуми тиражланган программалы тәэмин итүне булдыру өстендә эш төгәлләнде. Программа комплексы кулланучылары ШТЭТМС операторлары булган Рәсәй Федерациясе субъектлары һәм шулай ук шул система мәгълүматын урнаштыру һәм бирү эшләренә вәкаләтләре булган муниципаль берәмлекләр булып тора. Система 2017 елның 5 декабрь көне электрон исәпләү машиналары өчен алгоритмнар һәм программалар Милли фондында 10.0237695.124.01 номер астында урнаштырылган һәм муниципаль берәмлекләр белән Рәсәй Федерациясе субъектлары өчен аны куллану бушлай.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инко-ТЭК Агро Алабуга»ҖЧҖнең минераль ашламалар җитештерү буенча яңа завод нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты.
Чара «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә узды.
Искәртәбез, әлеге проект «Алабуга» МИЗ резиденты статусына 2017 елның сентябрендә генә ирешкән иде. Җитештерү 2018 ел азагында эшләтеп җибәреләчәк дип көтелә. Куәте елына 120 мең тонна продукция булачак.
2017 елның 7 декабрендә “Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге" КП Инвалидлар декадасы кысаларында Балтачта күчмә семинар үткәрде. Укыту-практик дәресләрдә коммуналь хезмәтләр бәясе билгеләү, шикаять бирү тәртибен күрсәтү буенча һ. б.актуаль мәсьәләләр тикшерелде. Чыгыш ясаучыларга күп кенә гамәли мәсьәләләр бирелгән иде, коммуналь хезмәтләр өчен квитанция тикшерү, Йорт советы эше буенча һ. б.тәкъдимнәр алынган иде.