ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның беренче министр урынбасары Алексей Фролов катнашында утырышы узды. Төп темалар - 2017 елның 9 ай эчендә оррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру Министрлык Программасы үтәлеше мәсьәләләре, 2018 елга күзәтчелек органы эш планын раслау, һәм шулай ук  дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру һәм тәрбияләү, экстремизмга каршы яшьләр белән, шул исәптән ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә, эш үткәрү булганнар иде. Очрашуны тәмамлап, Алексей Фролов Совет әгъзаларын Министрлык белән тагын да каты хезмәттәшлеккә чакырды.

Якын арада Татарстанда беренче торак инспекторлары барлыкка киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәге башкаручы директоры Дмитрий Романов сөйләде. "Җәмәгать инспекторлары институты бүген зур прогресс күрсәтә. Контроль торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеге барлык өлкәләр өстендә билгеләнгән ", – дип билгеләп үтте спикер. Хәзер проект үз эшен тест режимында башлады. Уңышка ирешкән очракта, Татарстан тәҗрибәсен башка регионнарына да таратыра алалар, дип аңлатты Романов.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында "Лидерлар һәм талантлар" исемле стипендия программасы тәкъдим ителде. Студентлар игътибарына аны тәкъдим иттеләр ТР Дәүләт Советы депутаты, "АК БАРС Девелопмент" компаниясе генераль директоры, Марат Шагитов һәм КДАТУ ректоры, техник фәннәр докторы Рәшит Низамов. Конкурс ике этапта узачак. Беренче - читтән торып, гариза-анкеталар нигезендә һәм проектның конкурс эше (курсовая, диплом эше, магистер диссертациясе). Икенче – эшлекле уеннар, интервью, кейсларны хәл итү һәм башка төркем һәм индивидуаль формаларын бәяләү форматында. Җиңүчеләр айлык акчалата түләү рәвешендә исемле стипендияне алалар, ул аларга уку елы дәвамында түләнәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International