Илшат Гимаев төзелеш материаллары җитештерүчеләре өчен семинар-киңәшмәдә катнашты

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бүген ТР ДАУ УГЭЦ " Дәүләт экспертизасының баш идарәсе" ФАУ һәм Татарстан төзелеш министрлыгы белән берлектә, “Төзелештә бәя урнаштыру Федераль дәүләт мәгълүмат системасын формалаштыру һәм файдалануга кертү” дигән темага төзелеш материаллары җитештерүчеләр өчен семинар-киңәшмә уздырдылар. Семинар-киңәшмәнең төп максаты - республиканың төзелеш материаллары җитештерүчеләренә төзелеш материалларының бәяләрен һәм җитештерелә торган күләмен әлеге системага урнаштыру мөһимлеге һәм кирәклеге турында аңлату иде. Очрашу барышында ТР ДАУ УГЭЦ башлыгы Мәҗит Салихов катнашучыларны семинар темасына кагылышлы законнардагы үзгәрешләр белән таныштырды. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының  урынбасары Ильшат Гимаев министрлыкның төзелеш материаллары мониторинг мәсьәләләре буенча үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирде. Лекторлары тыңлаучылар сорауларына җавап бирде. Төзелештә бәя урнаштыру Федераль дәүләт мәгълүмат системасын сәнәгать җибәрү 2017 елның 30 сентябренә планлаштырылган, ә тулысынча – 2018 елдан эшли башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International