Татарстанда мәгариф учреждениеләре программасы белән каралган 146 объектның 94ендә капремонт төгәлләнгән

2017 елның 12 августы, шимбә

Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында  2 мең 785  тикшерү уздырылган, шуларның 17сендә техник иминлек кагыйдәләрен бозу буенча 54 факт ачыкланган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт  программасына кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, бу программада 43 муниципаль берәмлек катнаша (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре). Кыска сроклы планны гамәлгә ашыру 6,2 млн. кв. метр мәйдандагы 991 йортта яшәүче 232 мең 145 гражданга имин һәм уңайлы торак шартлары тәэмин итәчәк. Бүгенгә барлык объектларда да эшләр бара.

Төбәк операторы счетына республика бюджетыннан 1 млрд. 346 млн. 275,7 мең сум акча күчерелгән, бу Татарстанның программада каралган акчаларының гомуми күләменнән 100% тәшкил итә. Татарстан Республикасы ДТФ счетына – 643 млн. 590,8 мең сум, 35 муниципаль берәмлек буенча җирле бюджетлар акчалары программада каралганның 55%ын тәшкил итә.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда мәгариф учреждениеләренә капремонт программасы белән каралган 146 объектның 52сендә эшләр бара, ә менә 94ендә капремонт төгәлләнгән инде.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, барлык мәгариф учреждениеләрендәге төзелеш-монтаж эшләрен 20 августка тәмамларга кирәк. Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән бергәләп, бу эшләрне җитди контрольдә тотарга кушты. 

2017 елда 10 һөнәри белем оешмасында-ресурс үзәгендә (колледжда) капремонт планлаштырылган. 9 объектта эшләр бара. Бер объект тапшырылган (Казан шәһәре).  

Мәдәният объектларына капиталь ремонт эшләре 24 объектта төгәлләнгән, 20 объектта эшләр алып барыла. 

Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт буенча 25 объектта эшләр тәмамланган. Бүгенгә 3 объектта эшләр дәвам итә.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирлекләре советлары биналарына капиталь ремонт буенча 42 объектның 10сында эшләр бара. 32 объектта эшләр тәмамланган.

2017 елда Татарстан Республикасы социаль учреждениеләренә капремонт 28 объектта планлаштырылган. 10 августка эшләр 4 объектта дәвам итә. 24 объект тапшырылган.

Шулай ук 17 муниципаль архивка һәм 11 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт төгәлләнгән.

Министр билгеләп үткәнчә, 2017 елда Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә 74 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капремонт каралган иде. 10 августка 72 объектта эшләр башланган.

Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды программасын гамәлгә ашыруга аерым тукталды. Шул исәптән авылларны су белән тәэмин итүне яхшырту программасы буенча республика торак пунктларында 181,7 км су белән тәэмин итү челтәре (65,3% программадан) сузу, 24 су җыю манарасы (83%) һәм 35 артезиан скважинасы кору (97%) каралган иде.   

Татарстан Республикасы торак пунктлары урамнарын яктырту буенча 10 мең 635 яктырткыч (98%), 288 исәпкә алу һәм идарә щиты кую (99%), 320 км электр үткәргече линиясе уздыру (99%) планлаштырылган иде.

Урыссу поселогында бүгенгә 3 мең 417 фатирдан 3 мең 207 гариза кергән (93,9%). Кергән гаризалар буенча (2 мең 555 фатирдан) 127 күп фатирлы йорттагы 1 мең 921 фатирда индивидуаль җылыту казаннары урнаштырылган.

Шулай ук министр җылыту сезонына әзерлек турында да сөйләде. Бүгенгә   10 мең 155 йорт эчендәге җылыту системасы әзерләнгән (84%).

Социаль-мәдәният объектлары буенча көзге-кышкы чорга 82% сәламәтлек саклау объекты, 75% мәгариф учреждениесе, 81% мәдәният объекты, 70% спорт объекты, шулай ук 75% социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге әзерләнгән, диде министр.

Азакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хезмәттәшләрен Төзүче көне белән котлады.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International