Гражданнарның яшелчәчелек, бакчачылык һәм дача коммерциясез берләшмәләрендәге техник су белән тәэмин итү системаларын, каты көнкүреш калдыкларны җыю һәм чыгару мәйданчыкларын капиталь ремонтлау программасы

Республикада 2017 елдан башлап Гражданнарның яшелчәчелек, бакчачылык һәм дача коммерциясез берләшмәләрендәге техник су белән тәэмин итү системаларын, каты көнкүреш калдыкларны җыю һәм чыгару мәйданчыкларын капиталь ремонтлау программасы тормышка ашырыла.

2017 елга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 30.12.2016 № 3201-р боерыгы белән түбәндәгеләрне капиталь ремонтлау буенча финанслау каралган:

техник су белән тәэмин итү системаларын - 100 млн.сум;

каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару мәйданчыкларын - 50 млн.сум.

Программаны тормышка ашыруның беренче елындагы йомгаклар буенча түбәндәгеләр башкарылды:

Муниципаль  берәмлек

 

Борауланган скважина, данә

 

Суэтем манарасы һәм резервуар урнаштырылды, данә

Алмаштырылган насос

Салынган суүткәргеч, п.м.

Югары Ослан

2

5

2

-

Биектау

5

6

2

-

Лаеш

2

7

0

-

Казан ш.

12

25

12

-

Тукай

11

4

10

1550

Түбән Кама

-

3

17

1465

ҖӘМГЫСЕ:

32

50

43

3015

 

 

Муниципаль берәмлек

ККК мәйданчыклары, берәмлек

Контейнерлар, берәмлек

Бункерлар, берәмлек

Әлмәт

4

5

-

Югары Ослан

9

-

9

Биектау

26

54

11

Лаеш

21

17

23

Казан ш.

11

27

6

Тукай

28

53

36

Түбән Кама

42

116

44

ҖӘМГЫСЕ:

149

272

129

 

2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 11.12.2017 № 3226-р боерыгы нигезендә түбәндәгеләрне капиталь ремонтлауны финанслау күздә тотыла: Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Тукай, Чистай муниципаль районнарындагы һәм Казан белән Яр Чаллы шәһәрләрендәге гражданнарның яшелчәчелек, бакчачылык һәм дача коммерциясез берләшмәләрендәге техник су белән тәэмин итү системаларын - 125 млн.сум һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару мәйданчыкларын - 25 млн.сум.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International