ТР торак пунктларында су бүлү системаларын модернизацияләү программасы

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары нигезендә Татарстан Республикасы торак пунктларында ел саен 167 миллион сум күләмендә су бүлү чараларын финанслау күздә тотыла (2017 - 167,6 млн.сум, 2018 - 167,1 млн.сум, 2019 - 166,7 млн.сум).

ТР торак пунктларында су бүлү системаларын модернизацияләү программасы буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2015 № 3235-р, 22.11.2016 № 2703-р боерыклары нигезендә ТР торак пунктларында су бүлү буенча инженерлык челтәрләре һәм корылмалары проектлауга, төзүгә, капиталь ремонтлауга ТР бюджетыннан 167,6 млн.сум юнәлтелде.

2017 елда түбәндәгеләрне капиталь ремонтлау эшләре башкарылды:

- 5 муниципаль берәмлектә (Әтнә, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск һәм Яңа Чишмә районнарында) этемле канализация коллекторлары;

- 4 муниципаль берәмлектә (Әтнә, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш районнарында) канализацияләрнең биологик чистарту корылмалары;

- 4 муниципаль берәмлектә (Әтнә, Алабуга, Яңа Чишмә һәм Саба районнарында) 6 канализация насос станциясе:

- Менделеевск районының Тихоново авылында һәм Мамадыш шәһәрендә БЧК беренче чиратын төзү тәмамланды.

2018 елга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 11.12.2017 № 3227-р боерыгы нигезендә, 167,1 млн сумга финанслау күләме белән, ТР тп су бүлү системаларын модернизацияләү чаралары расланды.

    Түбәндәге чараларны үтәү күздә тотыла:

 

№ п/п

Дәүләт заказчысының һәм объектларның атамасы

1

2

1

Азнакай муниципаль районының Азнакай ш. Көньяк-көнчыгыш микрорайонында канализация-насос станциясен проектлау

2

Аксубай муниципаль районының Аксубай ш.т.п. ташландык су агызу системасына капиталь ремонт

3

Аксубай муниципаль районының Аксубай ш.т.п. биологик чистарту корылмаларының, челтәрләре белән бергә, ләм картларына капиталь ремонт

4

Арча муниципаль районының Арча ш. Төньяк микрорайонында канализация челтәрләре төзү

5

Балтач муниципаль районының Балтач ш.т.п. ташландык су агызу системасына капиталь ремонт

6

Буа муниципаль районының Буа ш. биологик чистарту корылмаларына капиталь ремонт

7

Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан ав. ташландык су агызу системасына капиталь ремонт

8

Биектау муниципаль районының Биек Тау тимер юл станциясе пос. биологик чистарту корылмаларына капиталь ремонт                 

9

Алабуга муниципаль районының Алабуга ш. Танай шоссесыннан башлап КНС-5 кадәр канализациянең үзлектән агучы коллекторларын һәм этемле торбаүткәргечләрен реконструкцияләү

10

Яшел Үзән муниципаль районының Яшел Үзән шәһәрендә биологик чистарту корылмаларына капиталь ремонт

11

Кама Тамагы муниципаль районының Кама Тамагы ш.т.п. ташландык су агызу системасына капиталь ремонт

12

Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә челтәрләре булган канализация насос станциясе төзү һәм канализациянең чистарту корылмалары төзелешен төгәлләү

13

Менделеевск муниципаль районының Тихоново авылында челтәрле чистарту корылмалары төзү

14

Менделеевск муниципаль районының Тихоново авылында ташландык су агызу челтәрләренә капиталь ремонт

15

Менделеевск муниципаль районының Менделеевск шәһәре, Гунин урамы буенча ташландык су агызу челтәрләренә капиталь ремонт

16

Мөслим муниципаль районының Мөслим авылында челтәрле биологик чистарту корылмаларына капиталь ремонт

17

Балык Бистәсе муниципаль районының Балык Бистәсе ш.т.п. канализациянең чистарту корылмаларына капиталь ремонт

18

Саба муниципаль районының Байлар Сабасы ш.т.п. ташландык су агызу системасына капиталь ремонт

19

Сарман муниципаль районының Сарман авылында ташландык су агызу системасына капиталь ремонт

20

Сарман муниципаль районының Сарман авылында биологик чистарту корылмаларында хлораторга капиталь ремонт

21

Сарман муниципаль районының Җәлил ш.т.п. ташландык су агызу системасына капиталь ремонт

22

Спас муниципаль районының Болгар ш. биологик чистарту корылмаларының 3 нче линиясен проектлау

23

Спас муниципаль районының Болгар ш. ташландык су агызу системасына капиталь ремонт

24

Тәтеш муниципаль районының Тәтеш шәһәрендә биологик чистарту корылмаларының су агызу системасына капиталь ремонт

Шулай ук, 2018 елга гомуми 150,0 млн сумга Татарстан Республикасы торак пунктларында канализация челтәрләрен һәм корылмаларын төзү һәм капиталь ремонтлау чаралары исемлеге расланды:

Аксубай районының Аксубай ш.т.п. этемле һәм үзлектән агучы канализация челтәрләре белән КНС төзү;

Арча районының Арча шәһәрендә этемле һәм үзлектән агучы канализация челтәрләре белән КНС төзү;

Балтач районының Балтач авылында үзлектән агучы канализация челтәрләре төзү;

Балтач районының Кариле торак пунктында Дуслык урамы буенча канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау;

Балтач районының Кариле авылында һәм Норма торак пунктындагы Тукай урамы буенча канализация челтәрләренә капиталь ремонт;

Балтач районының Кариле торак пунктында Сәйдәшев урамы буенча канализация челтәрләренә капиталь ремонт;

Балтач районының Норма торак пунктында мәктәптән башлап Сәйдәшев урамына кадәр канализация челтәрләренә капиталь ремонт;

Югары Ослан районының Югары Ослан авылында канализация челтәрләре төзү;

Биектау районының Биек Тау т/ю ст. поселогында Кооператив, Юбилей урамнары буенча үзәк канализация челтәрләренә капиталь ремонт;

Лениногорск районы Шөгер поселогында һәм Зеленая Роща поселогында үзлектән агучы канализация челтәрләре төзү;

Мамадыш шәһәрендә канализация челтәрләре төзү;

Мөслим районының Мөслим авылында этемле һәм үзлектән агучы канализация челтәрләре белән КНС төзү;

Спас районының Болгар шәһәрендә этемле һәм үзлектән агучы канализация челтәрләре белән КНС төзү;

Тәтеш шәһәрендә үзлектән агучы канализация челтәрләре төзү;

Тәтеш шәһәренең Горький урамы һәм Тәтешкә ике йөз ел урамы буенча канализация челтәрләре төзү;

Министрлык тарафыннан түбәндәге чаралар “Иделне савыктыру” өстенлек проектына тискәре йогынты ясаучы объектларда чистарту корылмалары төзү (модернизацияләү) буенча объектлар исемлегенә кертү өчен тәкъдим ителде:

1. Казан шәһәрендә “БЧКК үзгәртеп кору. Ябык урыннарда юшкыннарны термомеханик эшкәртү корылмалары төзү”.

2. Казан ш. БЧКК үзгәртеп кору.

3. Юшкынны механик сусызландыру цехы белән берлектә тәүлегенә 80 мең куб метр җитештерелешле юдыру сударын чистарту корылмасы төзү.

4. Казан ш. Крутушка п. БЧК үзгәртеп кору.

5. Казан ш. керә торган урыннарда чистарту корылмалары төзеп, дренаж ясаучы насос станцияләрен (7 берәмлек) үзгәртеп кору.

6.Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендәге чистарту корылмаларын үзгәртеп кору.

7. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Тенеш ш.т.п. БЧК, канлизация-насос станциясе белән 2300 метр озынлыгында ташландык су агызу челтәрләре төзү.

8. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Кама Тамагы ш.т.п. аэрокүләгәле һәм биобуалы БЧК икенче чиратын төзү.

9. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев исемендәге Затон ш.т.п. биобуа төзелеше белән берлектә, БЧК куәтен тәүлегенә 400 куб метрга кадәр арттыру максатында, аэрокүләгәләрнең икенче чиратын үзгәртеп кору.

10.Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Әйшә авылында биологик чистарту корылмалары төзү.

11. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Карамалы Тау ш.т.п. БЧК үзгәртеп кору.

12. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьский авылында БЧК төзү.

13. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Васильево ш.т.п. БЧК үзгәртеп кору.

14. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Яшел үзән ш. БЧК үзгәртеп кору.

15. Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биек Тау поселогында БЧК үзгәртеп кору.

16. Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Шәпше авылында БЧК үзгәртеп кору.

17. Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Коркачык авылында БЧК үзгәртеп кору.

18.Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Бөреле авылында БЧК үзгәртеп кору.

19. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының Алабуга ш. тәүлегенә 40 мең куб метр җитештерелешле РЧК үзгәртеп кору.

20. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Балык Бистәсе ш.т.п. БЧК үзгәртеп кору.

21. Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Чыпчык авылында БЧК үзгәртеп кору.

22. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Питрәч авылында БЧК үзгәртеп кору.

23. Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Чистай шәһәрендә БЧК үзгәртеп кору.

24. Менделеевск муниципаль районының Менделеевск шәһәрендә канализация челтәрләрен һәм канализация чистарту корылмаларын үзгәртеп кору.

25. Явым-төшем канализациясеннән Идел елгасына ташландык су агызучы шәһәр канализациясе челтәрләрендә чистарту корылмаларын проектлау һәм төзү (Казан ш.).

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International