Ирек Фәйзуллин нефть, газ, химия форумы кысаларында түгәрәк өстәл утырышын үткәрде

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Төзелеш тармагында Республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү» темасына түгәрәк өстәл узды. Чараның модераторы-ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин. Түгәрәк өстәл эшендә төзелеш комплексы предприятиеләре һәм оешмалары, проект оешмалары һәм институтларының җитәкчеләре катнашты. Утырышны ачып, министр соңгы 10 елда Татарстанда төзелеш билгеләнешендәге продукция яки төзелеш материаллары һәм эшләнмәләре җитештерү өчен чимал булган продукция җитештерүгә юнәлдерелгән 60лап химия һәм нефть химиясе җитештерү файдалануга тапшырылуын билгеләп үтте. «2010 елдан бүгенге көнгә кадәр республика территориясендә төзелеш материаллары сәнәгатенең 139 предприятиесе сафка бастырылган һәм модернизацияләнгән. Әлбәттә, «Алабуга» МИЗ төзелеш материаллары җитештерүне үстерүгә зур роль бирелә. Нәкъ менә аның территориясендә импортны алыштыручы җитештерүләрне оештыру өчен шартлар тудырылган. Хәзерге вакытта 57 резидент теркәлгән, аларның өчтән бере диярлек төзелештә һәм корылмаларга хезмәт күрсәтүдә кулланыла торган продукция чыгаруга юнәлдерелгән», - диде Ирек Фәйзуллин. Ул шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләре тарафыннан төяп җибәрелгән продукция күләмнәре турында да сөйләде: «2018 елда - 41,8, млрд.сум, 2019 елның гыйнвар-июнь айларында -20,2 млрд. сум».

Беренче доклад белән «Техстрой» ҖЧҖ Фәнни-тикшеренү институтының бүлек башлыгы Сергей Барсуков чыгыш ясады. Ул «Антиконтрафакт» цифрлы контроле турында сөйләде. «Снежинские краски» КТ үсеше буенча директор урынбасары Константин Костин коррозия җимергечләреннән саклау өчен, илнең алдынгы лак-буяу материалларын куллану хисабына төзелеш тармагында икътисади нәтиҗәлелекне күтәрү турында сөйләде. «Казан-Пирохим» ҖЧҖ коммерция директоры Рамил Хисмәтуллин электр-янгын куркынычсызлыгы, сәнәгать объектлары персоналын саклау һәм зарарлану зоналарында кешеләрне коткару өлкәсендә комплекслы эш турында сөйләде. Чарада шулай ук «Релиз» ҖЧҖ директоры урынбасары Тимур Шиһапов катнашты, ул «Инновацион резин гранулалар» презентациясен тәкъдим итте, «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты «ЮБ ФДБМУнең төзелеш материаллары, эшләнмәләре һәм конструкцияләре технологиясе» кафедрасы доценты Олег Хохряков гидроизоляция, граждан һәм сәнәгать объектларын көчәйтү һәм ремонтлау өчен «НПО Паколь» ҖЧҖ коры төзелеш катнашмалары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International