Казанда илкүләм проект буенча төзелгән чистарту корылмаларына ЯТБ бирелде

2020 елның 29 мае, җомга

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе чистарту корылмаларына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә (ЯТБ) туры килүе турында бәяләмә бирде. Казанда Ветеринария академиясе районында чистарту корылмалары төзелеше төгәлләнде. Подрядчы Компания Казансу елгасы акваториясенә, Өченче транспорт дамбасының дублер күпере янында, Ветеринария академиясе районындагы юллар өслегеннән яңгыр агынтысын кабул итү корылмаларын камилләштерде. Проект нигезендә подрядчы «СИГМА» ҖЧҖ тарафыннан 30х21х5,4 м аккумуляция резервуары төзелде, тулы завод әзерлегендәге чистарту корылмалары монтажланды, Казансу елгасына яңгыр сулары агып төшә торган урыннар ремонтланды. Башкарылган эшләрнең бәясе-90 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International