Арчаның «Карлыгач» балалар бакчасы капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Арчаның 2 нче номерлы «Карлыгач» балалар бакчасы ТАССРның 100 еллыгына багышланган капиталь ремонттан соң тәрбияләнүчеләрне кабул итте. Моннан кырык ел элек төзелгән балалар бакчасы яңартылды һәм сабыйларны яңартылган, заманча һәм матур бүлмәләр белән каршы алды. Ике катлы бинада мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар да бар. Балалар бакчасы мөдире Гатауллина Лилия үз чыгышында республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International