Татарстанда 46 күп балалы гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар рәсмиләштерелгән

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Күп балалы гаиләләргә торак өчен акча бары тик республика бюджетыннан гына бүлеп бирелә. Күп балалы гаиләләргә торак бирү программасына 2021 елда Татарстан 211 млн. сум акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин ТР Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларында хәбәр итте. «Күп балалы гаиләләр бары тик республика бюджеты хисабына финанслана. 2021 елга аның күләме-211 млн сум», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы башлыгы. Шул ук вакытта ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә 895 млн сум бүлеп биреләчәк, шуның 65 млн сумы-федераль бюджет акчалары, дип өстәде министр. Быел 46 күп балалы гаилә ярдәм алды. Шулай ук 600 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International