Хөкүмәт чүп эшкәртү буенча бердәм таләпләрне раслады

2020 елның 16 октябре, җомга

Алар әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметергә ярдәм итәчәк. 2021 елның 1 гыйнварыннан Рәссәйдә чүп эшкәртү заводлары һәм полигоннар эшенә карата бердәм таләпләр гамәлгә керәчәк. Мондый карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады. Хәзер мондый таләпләр бик күп норматив актлар белән җайга салына. Алар нигезендә бердәм җыентык төзелде, анда шулай ук берничә яңа норма кертелде. Мәсәлән, документта калдыкларны күмү һәм яндыруның бары тик эшкәртү өчен яраксыз очракларда гына мөмкин булуы күрсәтелгән. Моннан тыш, чүпне сортларга аерганда өстенлек автоматлаштырылган хезмәткә бирелергә тиеш. Бу алга таба утильләштерү өчен максималь күләмдә калдык төрләрен алырга мөмкинлек бирәчәк. Таләпләрнең берничә пункты полигоннарны ябу мәсьәләләрен җайга сала. Мондый объектлар эксплуатациядән чыгарылырга тиеш, әгәр алар проект сыйдырышлыгына кадәр тутырылган яки экологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми икән. 2021 елга кадәр проектланган яки төзелгән заводлар һәм полигоннар бу таләпләргә 2026 елның 1 гыйнварына туры килергә тиеш. Ә яңа объектларны, кабул ителгән кагыйдәләрне исәпкә алып, проектларга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International