Татарстанда күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт 96,91 %ка төгәлләнгән

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләрнең төгәлләнүе 96,91 % тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 466 йортта эшләр тәмамланган, Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 342 йорт кабул ителгән.

Республикада мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча мәктәпкәчә учреждениеләрдә генә капиталь ремонт ясау эшләрен төгәллисе калды, дип билгеләде министр. 17 октябрьгә 3 муниципаль берәмлектә 87 балалар бакчасының 6 объектында эшләр бара.

Гомуми белем бирү оешмаларында, коррекцион мәктәпләрдә, аларның функциональ зоналарында капиталь ремонт ясау эшләре төгәлләнде.

Министр искәрткәнчә, “Спорт” тармагында 1 программа гамәлгә ашырыла – спорт объектларын капиталь ремонтлау. 21 объектта эшләр төгәлләнгән.

Сәламәтлек саклау өлкәсенең 7 объектында эшләр беткән, 1 объектта эш дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы тармагында 7 программа тормышка ашырыла. Шуларның 6сы буенча эшләрнең башкарылуы 94,28% тәшкил итә.

Инженерлык системаларын яңарту буенча 5 программа гамәлгә ашырыла, шуларның 4се төгәлләнгән, берсе буенча эш дәвам итә.

Шулай ук башка объектларда да капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International