Татарстанда Республикасында 2 млн 197 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

23 октябрьгә Татарстанда 2 млн 197 мең кв. метр торак, ягъни планда каралганның 74%ы файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры МаратАйзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне районнар белән видеоконференция элемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Айзатуллин үзенең докладында хәбәр иткәнчә, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ел башыннан 1128 тикшерү уздырылган. Иминлек кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн 308 мең сумга 125 карар чыгарылган.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы буенча статистика органнарына 2 мең 259 фатирлы (планда каралганның 49%ы) 83 йорт тапшыру турында хисап тотканнар. Калган 47 объектның 32се әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 14е - уртача, берсе түбән дәрәҗәсендә.

Күп фатирлы инвестиция торак программасы буенча 177 күп фатирлы йортның 119ы (планның 64%ы) файдалануга тапшырылган. 56 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 2 йорт уртача дәрәҗәсендә тора.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 9 мең 427 йорт (планның 88%ы) файдалануга тапшырылган.

Министр шулай ук социаль-мәдәни объектлар төзү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. “Мәгариф” тармагында планлаштырылган 22 балалар бакчасының 20сендә төзү-монтажлау эшләре тәмамланган, ике объектта  эшләр дәвам итә. Барлык эшләрне агымдагы елның ноябрь ахырында төгәлләү планлаштырыла.

“Сәламәтлек саклау” тармагында дәвалау амбулаторияләрен төзү программасы тормышка ашырыла. Җиде объектның дүртесендә эш төгәлләнгән, өчесендә дәвам итә. 43 фельдшер-акушерлык пунктының 25ендә эшне төгәлләгәннәр, 18ендә әле дәвам итә.

“Яшьләр сәясәте” тармагы буенча балалар сәламәтләндерү лагерьләре төзү программасы тормышка ашырыла, 9 объектның 3сендә эш бара.

“Мәдәният” тармагында авыл клубларын төзү программасы гамәлгә ашырыла, 12 объектның 6сында эш дәвам итә.

Авыл җирлеге советлары (башкарма комитетлар) биналары төзелеше программасы буенча 11 объектның 7сендә эш дәвам итә.

Шулай ук башка объектларда төзелеш эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International