Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Технологияләр» һәм «Юллар» үзәкләрендә булды

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Технологияләр» һәм «Юллар» фәнни-белем бирү үзәкләрендә булды.

«Технологияләр» фәнни-белем бирү үзәге КДАТУның төзелеш материаллары, эшләнмәләре һәм конструкцияләре технологиясе кафедрасы базасында оештырылган. Аның эшчәнлеге төп белем бирү программалары һәм төзелеш индустриясе өчен өстәмә һөнәри белем бирү кысаларында кадрлар әзерләүгә һәм яңадан әзерләүгә юнәлдерелгән.

Рөстәм Миңнехановка цемент һәм башка төзелеш материалларының, шул исәптән заманча төзелеш материалларының ныклыгын арттыру буенча фәнни эшнең ничек алып барылуын күрсәттеләр.

ТР Президенты лабораторияләрне карап чыкты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген цементның һәм аның составының ныклыгын арттыру өлешендә фәнни эшне һәм тикшеренүләрне дәвам итү мөһим.

«Юллар» фәнни-белем бирү үзәгендә Рөстәм Миңнеханов «Күперләр һәм тоннельләр» (күпер һәм транспорт корылмалары элементлары залы, күпер корылмаларын сынау лабораториясе, «Диагностика һәм прогнозлау» һәм «Юл материаллары»мәйданчыкларында булды.

Рөстәм Миңнехановны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, КДАТУ ректоры Рәшит Низамов һәм башка рәсми затлар озата йөрде.

Искәртик, КДАТУның фәнни-белем бирү үзәкләрендә булу Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышын үткәрүгә багышланган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International