Татарстан Президенты: Агломерацияләрне үстерү торак тапшыру күләмен арттыруга ярдәм итәчәк

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Агломерацияләрне үстерү республикада торак төзелеше күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстанның төзелеш комплексы алдында катлаулы бурыч тора - 2030 елга торак төзелеше күләмен 3,5 млн.кв. метрга җиткерү. Моның өчен торак һәм хезмәтләр базарында финанс ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр арасында баланс табу мөһим. Бу мәсьәләдә, Татарстан Президенты фикеренчә, агломерацияләрне үстерү өстенлекле булып тора. Казан, Кама һәм киләчәктә Әлмәт агломерацияләрен формалаштыру Стратегия-2030 белән каралган.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Казан һәм шәһәр яны районнары, административ чикләргә карамастан, үзара хезмәттәшлек итә. Әмма тиешле шәһәр төзелеше документларының булмавы торак төзелешен дә, бизнесны да җайга салуның үсешен кыенлаштыра, һәм җирдән тиешенчә файдаланылмавына китерә.

"Пандемия аркасындагы авырлыкларга карамастан, барлык кызыксынган якларга Казан агломерациясен үстерү концепциясен әзерләү процессына актив кушылырга кирәк. Чаллы алдында да шул ук бурыч тора. Бу юнәлештә без эш алып барачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов кыскача «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча РФ Дәүләт Советының эш төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хәбәр итте, аны ТР Президенты 2018 елдан башлап җитәкли. Хисап чорында төзелеш тармагының проект финанслауга салмак кына күчүе тәэмин ителгән, проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау өчен федераль акчалар җәлеп ителгән, шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә кайбер процедуралар гадиләштерелгән.

«Безгә, яңа мөмкинлекләрдән чыгып, эшне планлаштырырга кирәк. Шәһәр территорияләрен үстерү программаларын гамәлгә ашыру каралган, алар бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп итеп, төзелешне комплекслы яңартырга мөмкинлек бирә. Торак төзелешен планлаштырганда инженерлык челтәрләренә тоташтыруны гына түгел, социаль, юл, транспорт һәм эшлекле инфраструктура булдыруны да тәэмин итәргә кирәк. Аерым торак комплекслар төзүдән агломерацияләрнең баланслы үсешенә күчәргә, яңа микрорайоннарда яшәүчеләрне эш урыннары белән тәэмин итәргә кирәк», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International