Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада күп профильле район үзәк хастаханәсендә булды

2021 елның 19 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама муниципаль районына барды. Чарада шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты. Визит барышында ул күп профильле район үзәк хастаханәсендә булды, анда узган ел 3 нче дәвалау корпусына капиталь ремонт ясауның беренче этабы тәмамланган иде.

Дәвалау корпусы 1984 елда төзелгән. Биредә кабул итү-диагностика, анестезиология-реанимация, гинекология, хирургия һәм операция бүлекләре урнашкан. Беренче этап кысаларында бинаның бер өлеше ремонтланды. Төп операция бүлеген хастаханә эчендәге инфекцияләү һәм операциядән соң өзлегүләр куркынычын киметергә, авыр пациентларны дәвалауның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүче «чиста биналар» комплексы белән җиһазландырдылар.

Рөстәм Миңнеханов дәвалау корпусының бүлмәләрен карап чыкты һәм капиталь ремонтның киләсе этабы барышы белән танышты. Бинаның икенче яртысында электромонтаж һәм штукатурлау-буяу эшләре, тәрәзәләрне һәм вентиляция системаларын амаштыру эшләре бара. Ремонтны җәй көне тәмамлау планлаштырыла.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм үзәге белән яңа кабул итү-диагностика бүлеге проектын тәкъдим иттеләр. Объект тәүлек буе эшли торган стационарның 192 ятагын һәм сменага 200 кешегә исәпләнгән кабул итү-диагностика бүлеген үз эченә ала. Хәзерге вакытта проект-смета документациясе эшләнгән.

Соңрак Түбән Кама районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов кабул итү-диагностика бүлеген төзүнең статик әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Проектны гамәлгә ашыру өчен ТР Президенты федераль һәм төбәк программалары мөмкинлекләрен кулланырга, шулай ук шәһәрне барлыкка китерүче предприятиеләр ярдәменнән файдаланырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International