Рәссәйдә 2020 елда шәһәр мохитенең сыйфат индексының уртача күрсәткече 177 баллга кадәр арткан

2021 елның 2 апреле, җомга

Рәссәйнең Төзелеш министрлыгы 2020 ел өчен шәһәр тирәлеге сыйфаты индексының нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Узган ел нәтиҗәләре буенча, уңайлы мохитны тану өчен, тиешле индекска 76 шәһәр иреште. Шулай итеп, уңайлы шәһәр тирәлеге булган шәһәрләрнең гомуми саны 375кә җитте, бу «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль проекты планы буенча 18 шәһәргә күбрәк. 2020 елда Индекс Рәссәйнең 1116 шәһәре өчен исәпләп чыгарылган. Шул ук вакытта уңайлы шәһәр мохите һәр өченче шәһәрдә теркәлгән — мондый шәһәрләрнең өлеше 33,6% тәшкил иткән. 2024 елга, федераль проект нигезендә, алар ике тапкыр күбрәк булачак: план күрсәткече — гомуми саннан уңай шәһәр мохите булган шәһәрләрнең 60 проценты. 2020 елга планнан тыш уңай мохитле шәһәрләр үсеше түбәндәге төбәкләр: Белгород (+1 шәһәр), Воронеж (+1 шәһәр), Калининград (+1 шәһәр), Калуга (+2 шәһәр), Ленинград (+1 шәһәр), Мәскәү (+2 шәһәр), Свердловск (+1 шәһәр), Тула (+1 шәһәр), Ненец (+1 шәһәр), Ханты-Мансийск (+1 шәһәр), Ямал-Ненец автоном округлары (+1 шәһәр), Адыгея (+1 шәһәр), Башкортостан (+1 шәһәр), Татарстан (+3 шәһәр) республикалары аркасында булды.

Индексның бер критерие — гражданнарны шәһәр үсеше мәсьәләләре буенча карарлар кабул итүгә җәлеп итү. Нәкъ менә гражданнар билгеле бер территорияләргә ихтыяҗ тудыра. Шәһәр халкын шәһәр тирәлегенең сыйфатын күтәрүгә бәйле процессларга киң җәлеп итү индикаторларның теләсә нинди үзгәрешләренә йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә гражданнарның сораштыруларын гадиләштерү һәм системалаштыру өчен, Рәссәй халкына илнең барлык төбәкләрендә дә төзекләндерүдә катнашу мөмкинлеге бирү өчен, 2021 елда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү буенча гомумфедераль рейтинг платформасы эшли башлый. Тавыш бирү 26 апрельдән 30 майга кадәр za.gorodsreda.ru платформасында узачак. Иң күп тавыш җыйган территорияләр һәм проектлар агымдагы елга төзекләндерү исемлегенә кертеләчәк. Ил шәһәрләре күләме буенча да, климат шартлары буенча да аерыла. Нәкъ менә шуңа күрә алар Индекста халык саны һәм климатка бәйле төркемнәргә бүленә. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәрләрне аларның күләмле-климат төркемнәре кысаларында гына чагыштырырга мөмкин. Индекс нәтиҗәләре белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International