Төзелеш министрлыгы: Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктлары җитәрлек

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Быел Татарстанда 50 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзергә планлаштыралар.

«Республика буенча ФАПлар төзелеше бара. Алар һәр торак пунктта диярлек төзелә. Быел 50 фельдшер-акушерлык пункты салынуы планлаштырылган», — дип аңлатты ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Абдуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Абдуллин Татарстанда ФАПларга кытлык юк, диде. Шуңа күрә хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә көн тәртибендә тормый, дип өстәде министр урынбасары.

 «Татар-информ» элек 2021 елда Татарстанда социаль объектларны капиталь ремонтлау өчен ассигнованиеләрнең 14 млрд сум тәшкил итәчәге турында хәбәр иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International