Марат Айзатуллин Казанда торак йортлар һәм социаль объектлар төзелеше барышын тикшереп чыкты

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Казан шәһәренең төзелә торган торак йортларын һәм социаль объектларны карап чыкты. Беренче булып Академик Губкин урамында урнашкан «МЧС» торак комплексының 3 нче һәм 4 нче проблемалы торак йортлары булды. Төзелеш эшләренең барышы турында «Ак таш» компаниясе генераль директоры Газинур Әхмәтов аңлатма бирде. Аның сүзләренә караганда, «МЧС» торак комплексының 3 нче номерлы йортында, территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланганда, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тикшерүе үткәрелә. 4 торак комплекс йортында төзү-монтаж эшләре шулай ук ахырына якынлаша. Җир асты парковкасы зонасында бизәкләү эшләре бара, электр белән тәэмин итү челтәрләрен салу тәмамлана, шулай ук территорияне төзекләндерү эшләре башланган. Аннары Марат Айзатуллин Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Стадион урамында социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 9 катлы торак йорт төзелеше барышы белән танышты. Хәзерге вакытта объектта инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен монтажлау, эчке отделка эшләре, фасадны бизәү һәм территорияне төзекләндерү эшләре бара. Киләсе объект «Салават Күпере» торак комплексында 1224 укучыга исәпләнгән мәктәп булды. Эшлекле сәфәр ахырында Министрлык вәкилләре 260 урынга исәпләнгән «Салават Күпере» торак комплексында төзелүче балалар бакчасын карадылар. Объектларны карау вакытында Марат Айзатуллин, аларны вакытында файдалануга тапшыру максатыннан, объектларда эшләрне тәмамлау буенча тиешле күрсәтмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International