Владимир Кудряшев: «Төзелеш компанияләре BIM-технологияләрне куллануга күчәргә әзер»

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның бюджет финанславы белән объектларны төзү һәм реконструкцияләүдә эшләүче барлык эре төзелеш компанияләре 2022 елның 1 гыйнварыннан мәгълүмати модельләштерү технологияләрен (BIM-технологияләр) куллануга күчәчәк. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев BIM-технологияләр кертүгә багышланган брифингта хәбәр итте. «Бездә төзелеш компанияләре якынча 400, шуларның 15% — эре компанияләр. Безнең бюджет объектларында генподрядчылар сыйфатында эшләүче барлык эре подрядчы оешмалар 2022 ел башына мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллануга күчәргә әзер булачак», - дип билгеләп үтте Владимир Кудряшев. Биналарны мәгълүмати модельләштерү (BIM) — интеллектуаль 3D-модельләрне куллануга нигезләнгән процесс. Әлеге технология ярдәмендә архитектура һәм төзелеш белгечләре биналарны һәм инфраструктура объектларын тагын да нәтиҗәлерәк планлаштыра, проектлый, төзи һәм эксплуатацияли ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International