Рәссәйдә «Уңайлы мохит» Тоталь тесты узачак

2021 елның 3 декабре, җомга

Бүген «Уңайлы мохит» Тоталь тесты дигән Бөтенрәссәй акциясе старт алды, Ул инвалид булган кешеләрнең хокуклары һәм ихтыяҗларына игътибарны җәлеп итәргә тиеш. Чара кысаларында барлык теләүчеләр инклюзив аралашу һәм каршылыксыз киңлек оештыру темасына үз белемнәрен бәяли алачаклар. Тест үз эченә берничә тематик блок буенча сорауларны ала: уңайлы мохит булдыру, инвалидлар белән аралашу этикасы, ситуацион ярдәм күрсәтү кагыйдәләре. Шулай ук чара йомгаклары буенча алдынгы экспертлар катнашында сорауларны ачык тикшерү һәм тренинг узачак. «Уңайлы мохит» Тоталь тестының спикерлары булып танылган дәүләт эшлеклеләре, җәмәгатьчелек фикере лидерлары, мәдәният һәм сәнгать вәкилләре чыгыш ясаячак. Чарада катнашучылар шулай ук тестларга әзерләнү һәм уңайлы мохит, инклюзив аралашу һәм инвалидлык булган кешеләр өчен уңайлы цифрлы сервислар булдыру өлкәсендә Рәссәйнең әйдәп баручы экспертларыннан бушлай уку курслары узу мөмкинлеге алачак. Акция беренче тапкыр 2019 елда старт алды һәм шул вакыттан бирле ел саен үткәрелә башлады. Узган ел тестлауда Рәссәйнең 85 субъектыннан 100 меңнән артык кеше катнашты. Катнашучыларны теркәү, белем бирү курсына керү һәм онлайн трансляцияләрне түбәндәге сайтта карарга була: www.total-test.ru. Тест 10 декабрьгә кадәр ачык булачак, шуңа күрә теләгән һәркем үз белемнәрен теләсә кайсы уңайлы вакытта тикшерә алачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International