Татарстанның Питрәч районында ФАП төзелеше тәмамланды

2021 елның 3 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Питрәч районының Карповка авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. Яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу 2022 ел башына планлаштырылган. Карповка авылында 200дән артык кеше яши. Элек халык медицина ярдәме сорап иске арендага алынган бинага мөрәҗәгать иткән иде. Яңа елдан башлап авыл халкы уңайлы һәм санитар нормаларга туры килә торган шартларда медицина ярдәме ала башлаячак. ФАПның мәйданы 58 квадрат метр тәшкил итә. Объект сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Исегезгә төшерәбез, республика төзелеш программалары буенча, 2021 елда 42 ФАП төзелеше планлаштырылган. 41 объектта төзү-монтаж эшләре тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International