Торак урыннардан файдалануның яңа кагыйдәләре торак милекчеләре гражданнар өчен яңа таләпләр кертмиләр

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Торак бинаны тиешле хәлдә тоту турында таләпләр, санкцияләнмәгән рәвештә үзгәртеп коруны һәм яңадан планлаштыруны тыю Рәссәй Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2006 елда ук расланган гамәлдәге торак биналардан файдалану кагыйдәләрендә (2006 елның 21 гыйнварындагы 25 номерлы карар) бар. 2022 елның 1 мартыннан әлеге карар үз көчен югалта һәм Рәссәй Төзелеш Министрлыгының «Торак биналардан файдалану кагыйдәләрен раслау турында» 14.05.2021 ел, № 292/пр боерыгы үз көченә керә. Яңа документның гамәлдәге кагыйдәләрдән төп аермасы булып, документ нигезендә, торак биналардан файдалануга карата таләпләр гражданнарга гына түгел, ә биналарның милекчеләре булган юридик затларга да куела. Гамәлдәге федераль законнар (Торак кодексы, Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләре, Гражданлык кодексы) нигезендә күпфатирлы йортта гомуми мөлкәткә бары тик балкон плитәләре генә керә. Шуңа күрә балконның парапеты һәм козырек, балкон ишекләре һәм уемнары, тәрәзәләре — болар барысы да милекче үзе башкара торган шәхси милеккә керә. Шулай итеп, гражданнар түбән энергоэффективлыгы булган тәрәзәләрне һәм балкон ишекләрен шундый сыйфатлы тәрәзәләргә һәм балкон ишекләренә алыштырырга, рөхсәт ителгән материаллар белән диварларны җылытырга, шулай ук лоджия һәм балконнарда өстәмә пыяла куярга хокуклы. Әмма йортның тышкы кыяфәте, шул исәптән фасадларны пыялалау, муниципаль хокукый актлар һәм Рәссәй Федерациясе субъекты законнары белән җайга салынырга мөмкин. Шулай итеп, пыяла балконнар өчен штрафлар яңалык түгел, алар элек тә булган. Күзәтчелек органнары хәзер дә яңадан планлаштыру һәм үзгәртеп кору кагыйдәләрен, шулай ук төбәк төзекләндерү кагыйдәләрен бозганда, биналарның тышкы кыяфәтенә карата таләпләр булганда, штраф санкцияләре кулланырга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International