ТР Биектау районында йомгаклау җыены узды

2023 елның 3 феврале, җомга

Йомгаклау җыены Татарстан Республикасы Биектау районының Семиозерка авыл җирлеге мәдәният йортында, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашында узды.

Җыенда шулай ук Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, район оешмалары һәм хезмәтләре җитәкчеләре, авыл җирлеге халкы катнашты.

Фикер алышулар барышында 2022 елгы эшкә йомгак ясалды. Әйтик, узган ел үзара салым программасы буенча Семиозерка авыл җирлегендә урамнарны яктырту өчен яктырткычлар сатып алынган, торбалар җәелгән юлларның бер өлешенә вак таш салынган. Шулай ук янгын гидранты һәм яңгыр канализациясе урнаштырылган.

Марат Айзатуллин үз чыгышында авыл халкына хәбәр иткәнчә, федераль программа буенча Биектау районында су челтәрләрен алыштыру планлаштырыла. Моннан тыш, 500 урынга исәпләнгән мәктәпне һәм 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасын проектлаштыру буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International