Ничек итеп алданган өлеш кертүчегә әверелмәскә?

·         Өлеш кертеп төзү юлы белән фатир сатып алганда 100%лы куркынычсызлык гарантиясен бирә торган бер генә универсаль рецепт та юк.

·         Шул ук вакытта, билгеле бер кагыйдәләрне үтәгән очракта, алдану очрагын булдырмаска мөмкин:

·         1. Сез фатир сатып алырга планлаштырган төзүченең 214-ФЗ буенча эшләвенә инаныгыз. Ул сезгә өлешле төзелештә катнашу турында шартнамә төзүне тәкъдим итәргә тиеш. Бары тик шушы очракта гына, әгәр дә төзүче үз йөкләмәләрен үти алмаса, сез акчагызны кайтарып алуга өмет итә аласыз. Шартнамә төзеп, сез үзегезне төзүченең очраклы рәвештә бөлгенлеккә төшүеннән яклыйсыз.

·         2. Беренчел шартнамә төзү яисә вексель сатып алу кебек тәкъдимнәр ясаучы төзүчедән фатир сатып алмагыз. Һәр очракта да сез документларга кул куйганда акчагызны шунда ук яисә ваклап түләү шарты белән биреп куясыз, ә алмашка бернинди дә гарантияләр алмыйсыз. Беренчел шартнамәнең асылы шунда ки, ул төзелеш барган вакыт өчен генә төзелә. Өлеш кертүче фатир милекчесенә әверелә торган төп сату-алу шартнамәсе аның белән бары тик объект эксплуатациягә кертелгәннән соң гына төзеләчәк. Бу вакытта беренчел шартнамә нигезендә өлеш кертүчегә бернинди дә гарантияләр бирелми, чөнки ул беркайда да теркәүгә алынмый. Моннан тыш, ул бернинди дә акчалата исәп-хисапларны күздә тотмый, түләүләрнең барысы да сату-алу шартнамәсе буенча башкарылырга тиеш. Нәтиҗәдә соинвестор иң мөһименнән – өлешле төзелеш турында 214-ФЗ нормаларында гарантияләнгән яклаудан мәхрүм ителә. Клиент үз фатиры берничә мәртәбә сатып җибәрелергә мөмкин булган икеләтә сатулардан иминиятләштерелмәгән, төзелеш чорлары өзелүгә бәйле дәгъваларны да белдерү мөмкинлеге юк, ул йөкләмәләр үтәлүен кичектергән өчен пеня да түләттерә алмый һ.б. Өстәвенә, беренчел шартнамә ялган алыш-биреш буларак та танылырга мөмкин.

·         МӨҺИМ!

·         "Яклар тарафыннан төп шартнамә төзелергә тиешле чор тәмамланганчыга кадәр төзелмәсә яисә якларның берсе икенчесенә әлеге шартнамә төзү турында тәкъдим ясамаса, беренчел шартнамә буенча каралган йөкләмәләр туктатыла" (РФ Гражданлык кодексы).

Гади итеп әйткәндә, әгәр сез дә, төзүче дә беренчел шартнамәнең гамәлдә булы чоры тәмамланганчыга кадәр төп шартнамә төзү инициативасын күрсәтмәсәгез, сез акчагызны да, фатирны да югалтачаксыз. Мондый очракта төзелеш компаниясенә төп шартнамә төзү таләбе белән хат юлларга кирәк (иң яхшысы, аны кулга тапшыру турында тамгасы белән, хатка теркәлгәннәр исемлеген күрәтеп, заказлы хат итеп җибәрергә). Шулай ук хатны төзүчегә шәхсән тапшырырга мөмкин, ләкин аның теркәүгә алынуына инаныгыз, ә керү номеры язылган күчермәсен үзегездә саклагыз. Вексель схемасы очрагында клиентка ике - беренчел һәм вексел сату-алу турында шартнамә төзергә кушалар. Төп шартнамәне төзү вакыты килеп җиткәч, нәкъ шул вексель белән клиент төзүче белән исәп-хисап ясарга тиеш була. Бу вакытта вексель белән беренчел шартнамә үзара берничек тә бәйләнмәгән, шулай булгач, сез керткән акчагызны югалту очрагыннын иминиятләштерелмәгән, 214-ФЗ белән якланмаган булып чыгасыз: төзелеш буенча йөкләмәләр үтәлмәүгә, төзелеш эшләренең сыйфатына һ.б. бәйле дәгъваларны белдерә алмыйсыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International