ММЧ Конкурсы

ММЧ конкурсы

Хөрмәтле коллегалар!

Сезнең өчен сөенечле хәбәр белән уртаклашабыз. “Халык тарафыннан танылу” журналистлык осталыгы конкурсы хәзер елга бер мәртәбә түгел, ә тагын да ешрак: квартал саен уздырылачак. Без әлеге хәл республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык темаларын үзләштергән аеруча талантлы журналистларга булышлык күрсәтү булыр, дип өметләнәбез.

Сезнең теләкләрегезне исәпкә алып, без Конкурсны уздыру һәм анда җиңүчеләрне билгеләү тәртибенә берникадәр үзгәрешләр керттек. Алар белән танышып чыгуыгыз сорала.

Студентлар өчен номинация өстәлде

Гадәттәге номинацияләргә быел тагын берсе – студентлар өчен махсус номинация өстәлде.

Конкурста катнашу өчен техникумнарның, училищеларның, университетларның барлык факультетларыннан, белем алуның төрле формалары буенча укучы студентлар чакырыла.

Конкурска белем бирү йортлары газеталарында (сайтында) бастырылган, шәхсән, шулай ук авторлар коллективы белән башкарылган эшләр кабул ителә.

Без әлеге хәл студентларның инициативасын, иҗади һәм коммуникатив сәләтләрен формалаштыруга һәм үстерүгә булышыр, дип исәплибез.

Конкурс эшләрен язу һәм мәкаләләрне ведомство сайтында урнаштыру эшендә консультацияләүне дә кертеп, Министрлык төрле яклап булышлык күрсәтергә әзер.

Студентлар өчен “ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы программалары үтәлешен яктырту” номинациясе гомуми төзелеш, архитектура, торак-коммуналь тематикага язылган язмаларны, сюжетларны, мәгълүмати, аналитик һәм хәбәр жанрлы материалларны үз эченә ала.

Студентлар арасыннан җиңүчене сайлау интернет аша ачык тавыш бирү юлы белән гамәлгә ашырылачак.

Конкурс номинацияләре квартал саен Министрлык күрсәтмәсе нигезендә раслана

Номинацияләр (I квартал)

“Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру” номинациясе

Номинация паркларның, парк зоналарының һәм скверларның территориясе инфраструктурасын үстерү; актив гаилә һәм савыктыру ялын һәм парклар, парк зоналары һәм скверлар территорияләрендә башкача хезмәтләр күрсәтелүнең үсеше; республиканың барча территориясендә шәһәр тирәлегенең сыйфатын һәм уңайлылык дәрәҗәсен системалы рәвештә арттыру өчен шартлар тудыру турында басма материалларны, телевизион сюжетларны, мәгълүмати, аналитик һәм хәбәрлекле материалларны үз эченә ала.

“Төзелештә һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшче һөнәрләрен популярлаштыру” номинациясе

Номинация эшче һөнәрләрнең абруен арттыру буенча уздырыла торган чаралардан басма материалларны, телевизион сюжетларны, мәгълүмати, аналитик һәм хәбәрлекле материалларны үз эченә ала.

“Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү” номинациясе

Номинация республикада яшәүчеләрнең тормышында уңайлылыкны һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру; коммуналь инфраструктура объектларының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү; торак фондын, социаль, мәдәни һәм көнкүреш билгеләнешендәге объектларны капиталь ремонтлау; каты коммуналь калдыклар һәм көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә үзгәртеп кору турында басма материалларны, телевизион сюжетларны, мәгълүмати, аналитик һәм хәбәрлекле материалларны үз эченә ала.

“Татарстан Республикасының төзелеш тармагы” номинациясе

Номинация торак төзелеше, төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү; торак төзелешен үстерү буенча федераль һәм төбәк максатчан программаларын тормышка ашыру турында басма материалларны, телевизион сюжетларны, мәгълүмати, аналитик һәм хәбәрлекле материалларны үз эченә ала.

“Архитектура һәм проект ясау” номинациясе

Номинация архитектура һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеген үстерү һәм аның дәрәҗәсен арттыру, архитектор һәм инженер-проектлаучы һөнәр статусын ныгыту, республика архитекторларының иң яхшы казанышлары турында басма материалларны, телевизион сюжетларны, мәгълүмати, аналитик һәм хәбәрлекле материалларны үз эченә ала.

Студентлар өчен “ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы программаларын тормышка ашыруны яктырту” номинациясе

Номинация гомуми төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь тематиканы колачлаган басма материалларны, телевизион сюжетларны, мәгълүмати, аналитик һәм хәбәрлекле материалларны үз эченә ала.

Җиңүчеләрне сайлап алу кагыйдәләре

Басма матбугат, радио һәм ТВ вәкилләре арасыннан җиңүчеләр ачык рәвештә интернет аша тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак.

Жюри (Оргкомитет) карары белән челтәр оешмалары (интернет-басмалар) вәкилләре арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Һәр номинациядә бары тик бер генә җиңүче булачак.

Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык темаларын яктыртучы федераль, төбәк һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар, муниципаль хакимиятләрнең матбугат хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтә бүлекләре), шулай ук техникумнарның, училищеларның, университетларның барлык факультетларыннан, белем алуның төрле формалары буенча укучы студентлар чакырыла.

Конкурска 2017 елның 4 декабреннән 2018 елның 23 февраленә кадәр ММЧ бастырылган яисә эфирга чыкка басма материаллар, ТВ сюжетлары, мәгълүмати, аналитик һәм хәбәрлекле материаллар кабул ителәчәк.

Интернет аша тавыш бирү чоры 2018 елның 5 мартыннан 25 мартына кадәр.

Челтәр басмаларыннан җиңүчеләр 2018 елның 23 мартына кадәрге чорда билгеле булачак.

Катнашу өчен заявка

2018 елда массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Халык тарафыннан танылу” конкурсын уздыру турында нигезләмә

Элемтәләр

Телефон: (843) 231-14-51 (52), (843) 231-15-00

pressa.msagkh@mail.ru

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International