ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

30 май көнне идарә башлыгы республика киңәшмәсендә үткәрелгән чаралар турында хисап бирде. 2016 елның башыннан алып Татарстан республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе  һәм дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе хезмәткәрләре хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен 430 тикшерү үткәрделәр. Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 150 карар чыгарылган, гомуми суммасы - 5 млн. сум. 

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрның урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә узган очрашуларның нәтиҗәләре буенча гамәлгә ашырыла торган проектлар төзекләндерү тунындаТатарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре өчен киңәшмә узды.

Чаллы шәһәре Прокуратурасы тарафыннан, Чаллы зонасы торак инспекциясе белән берлектә, 2016-2017 еллардагы җылыту чорына әзерлек барышын, 2016 елгы Адреслы программа буенча капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле, “Жилкомсервис” ҖКФ ҖЧҖ идарәлегендә булган торак йортлар (С.Сәйдәшев ур, 6б й., С.Сәйдәшев ур., 4а й.) карап тикшерелде. Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: урыны-урыны белән инженерлык коммуникацияләренә ревизия үткәрелмәгән; подвал биналарында торбаүткәргечләрне беркетмәләр кирәкле күләмдә түгел; керү төркемнәрендә һәм баскыч мәйданнарында буяу өслеге купкан; фундамент күперчегендә утыру, кителү җирләре бар; капиталь ремонт эшләре буенча журнал тутыру эшләре алып барылмый; куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелү турында тамгалар юк һ.б.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компаниянең вазифаи заты 8000 сум күләмендә РФ КоАП 7.22 ст. каралган административ җаваплылыкка тартылды.

Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча яңа спорт мәйданчыклары ачылды. 

Яшүсмерләр клубларын  капиталь төзәтү буенча президент программасы кысаларында яңа объектлар ачылды.

Татарстан Республикасы Президенты программасы "Универсаль спорт мәйданчыгы" кысаларында 2 иньдә Зәй районында яңа объектлар ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International