ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Иннополиста торак мохитне проектлау буенча I Халыкара форум башланды. Дөньякүләм танылган йөзләрчә эксперт торак төзүгә яңача караш һәм яңа стандартлар, шәһәр эчендә уңайлыклар булдыруда заманча принциплар мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Татарстанга җыелды.

Әгерҗе районында республика президент программасы буенча Тирсә Мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре башкарылды.

Буада яңа ипотека йорты төзелә. Район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Виктор Арисов сүзләренә караганда, тагын берничә айдан ипотека буенча чиратта торучылар яңа квартиралар алачак. Бүгенге көндә шәһәрнең Гагарин урамында 7 номерлы йорт адресы буенча ике катлы 22 квартиралы йорт төзелеп килә. Аны подрядчы “Төзелеш технологияләре” оешмасы эшчеләре икенче ел башында файдалануга тапшырырга ниятлиләр.

.

2016 елның 23 сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу, шулай ук энергияне саклау турындагы законнарны бозу очракларын бетерү турында “Шеронова-23” ТМШ вазифаи затына яңадан бирелгән, үтәлү вакыты узган 5 күрсәтмәнең үтәлеше урынга чыгып планнан тыш тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International